Анда башына кофта уралган ир-атның гәүдәсен тапканнар, тикшерүчеләр аны коляскадагы дусты үтергән, дип шикләнә.
Коточкыч вакыйга республиканың Балакатай районындагы авылларның берсендә булган. Шәхси йортларның берсендә 56 яшьлек III группа инвалидның гәүдәсе табылган. Бәхетсезнең башына кофтасы уралган булган.
Тиздән хокук сакчылары фаразланган үтерүченең эзенә чыга һәм аны тоткарлый ала. Ул 27 яшьлек урындагы кеше булып чыккан. Шунысы игътибарга лаек, ул - шулай ук инвалид коляскасында гына хәрәкәт итә ала торган гарип. Ул барысын да таныган.
Хәзер хокук сакчылары сәер тарихның барлык шартларын ачыклый.