Ахырда авариянең “Киа” водителе гаебе буенча килеп чыгуын ачыклыйлар. Ул борылышта “Ниссан”ның 43 яшьлек водителенә юл бирмәгән.
“Ирнең исерек булуы билгеле. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә “Киа”ның ике – 32 һәм 18 яшьлек – пассажиры дәваханәгә озатылган”, – диләр ЮХХДИдә.
Узган тәүлек эчендә республика юлларында 16 авария теркәлгән, анда 17 кеше төрле травмалар алган. ЮХХДИ инспекторлары 2900 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаган, 61 исерек водитель тоткарланган.