Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
7 сентябрь 2020, 13:28

Мәктәпне шартлатырга уйлаган

15 яшьлек үсмер суд каршына басачак.

Красноярск краеның Минусинский районында 15 яшьлек үсмер мәктәптә шартлау оештырырга уйлаган. Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, үсмер терактны тормышка ашыру өчен шартлаткыч җайланмалар ясау буенча инструкцияне өйрәнгән, кирәкле компонентлар тапкан һәм дүрт шартлаткыч җайланма җыйган, аларны торак булмаган корылмада саклаган. Хокук саклаучылар планлаштырылган терактны тормышка ашырырга комачаулаган.

Сорау алу барышында үсмер үз гаебен тулысынча таныган һәм бик нык үкенүен белдергән. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/M-kt-pne-shartlatirga-uylagan-441871/?utm_source=grf-eng&utm_medium=partner&utm_campaign=giraff.io
Фото: activityedu.ru
Читайте нас: