Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
9 сентябрь 2020, 11:50

Өч бала анасын кем үтергән?

Шушы көннәрдә Иглин авылында коточкыч фаҗига булган.

Анда өч бала анасын, 32 яшьлек Альбинаны ире кыйнап үтергән. Берничә көн яшь хатын реанимациядә ятса да, алган җәрәхәтләрдән вафат булган.

- Альбинаның әти-әнисе юк инде, әмма кечкенә өч баласы калды. Иң кечесенә нибары ике яшь. Җеназага Чиләбедән ире белән апасы кайта, аны соңгы юлга лаеклы итеп озатырга телибез. Альбина бик мәрхәмәтле һәм якты кеше иде, бик кызганыч, ул бик аз яшәде, - дип авыр сулый мәрхүмәнең ахирәте Елена.

Әле хатынның туганнары һәм дуслары җирләүгә акча җыя. Җинаятьнең нечкәлекләре ачыклана.
Читайте нас: