Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
9 сентябрь 2020, 10:35

Урал Рәхимовка гаепләү белдерәләр

"ВКонтакте"дагы "Кызыклы Уфа" паблигында Башкортстан халкының "Новые известия" гәзитендәге экс-сенатор Игорь Изместьев турында мәкаләгә бәйле фикер алышуы турында язма барлыкка килде.

Ул Урал Рәхимовны үтерү заказчысы дип атаган. Гәзит мәгълүматлары буенча, 30 сентябрьдә Русия Югары суды Президиумы утырышы узачак, анда Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьев эше яңадан каралачак. Ул террорчылык һәм заказлы үтерүләрне оештыру өчен гомерлек җәза алды. Ләкин хәзер Изместьев тикшерү белән алыш-бирешкә барды һәм Башкортстанның элекке Президенты Мортаза Рәхимовның улы Уралны үтерүгә заказчы дип атады, дип яза "Башинформ".

Сәяси күзәтүче Азат Галиуллин фикеренчә, Урал Рәхимовның эше Башкортстанда протест акцияләре һәм Мортаза Рәхимовның гаилә әгъзалары белдерүләре белән бергә активлашуы очраклы түгел:

- Мондый мәкаләләр тик торганнан гына барлыкка килми - бик сирәк күренеш һәм бары тик өстән шалтыратудан гына килеп чыга. Аның мәгънәсе күренеп тора - федераль үзәк Рәхимовлар гаиләсенә каныга, аларның протест акцияләрен оештыруда катнашуыннан канәгать түгелләр. Чөнки алар үзләре власть һәм протест өчен кулланган ресурсларны алар властьта булудан алганнар. Шуңа күрә аларга беркем дә бу ресурсларны алга таба да сарыф итәргә рөхсәт итмәячәк.

Исегезгә төшерәбез, Русия сәясәтчесе һәм эшкуар, Башкортстан парламентының Федерация Советындагы элекке вәкиле Игорь Изместьев хәзерге вакытта берничә үтерүне оештырган, Чиләбе өлкәсендә типографиягә ут төрткән һәм Уфада автомобиль шартлаткан өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү срогын уза.

Урал Рәхимов Австриядә яши. Аңа карата берничә мәддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас: