Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
10 сентябрь 2020, 12:00

Гаеплеме соң син, Санкин?

Тетрәндергеч хәл ахырына якынлаша. Уфада Владимир Санкин эше буенча суд башланды. Билгеле булуынча, 30 гыйнварда өенә кайтып барганда ул кеше үтерә.

Бу көнне урамнан узып баручы Санкинга бер бала йөгереп килә. Малай сөйләвенчә, ул дусты белән урамда йөргәндә бер ир-егет аларны өенә алып керә һәм чишенергә куша. Ул аларга балта белән яный. Нәтиҗәдә, Санкин малайларны рәнҗетүчене кыйнап үтерә. Башкортстан Югары судында сөйләүләренчә, башлангыч тыңлаулар кичә, 8 сентябрьдә, Калинин районы судында узган. - Утырыш ябык режимда узды, чөнки эштә балигъ булмаганнар да бар, - дип аңлаттылар судта. 1 июньдә Санкин видеомөрәҗәгать яздырган, анда ул үз гамәлләрен аңлатты. - Мин башкача эшли алмадым: я читләтеп үтәргә яки балаларны коткарырга кирәк иде. Мин ышанам, минем урында һәр ир-ат шулай эшләр иде, - ди Санкин.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Gaepleme-so-sin-Sankin-447556/
Фото: Ufa1.ru
Читайте нас: