Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 сентябрь 2020, 23:10

Үсмер кызны бәрдергән...

Нәтиҗәдә, кыз үлгән.

Башкортстанда җәяүлеләр катнашлыгында бер тәүлек эчендә берьюлы ике үлем очрагы теркәлгән. Беренче юл-транспорт һәлакәтен республиканың Ярмәкәй районында «Лада Гранта» машинасын йөртүче 17 яшьлек ир-егет ясаган
Үсмер Калиновка — Елан-Чишмә автоюлында караңгыда яктылык кайтаручы элементлар булмаган кием кигән кызны күрмәгән һәм аны бәрдергән. Җәяүле шунда ук һәлак булган.
Шундый ук хәл 11 сентябрьдә Әлшәй районында дәүләт автоинспекторлары тарафыннан теркәлгән. Чуракай белән Каран авылы арасында "Skoda Rapid" автомобиле астына 20 яшьлек егет эләккән. Бу вакытта чит ил машинасы руле артында 35 яшьлек урындагы кеше булган.
Соңгы тәүлек эчендә ЮХХДИ хезмәткәрләре автоавария хәлләрен ачыклауга 12 тапкыр чыкканнар. Авариядә өч кеше һәлак булган, 12 кеше зыян күргән.
Читайте нас: