Доклад белән Уфа шәһәр Советы депутаты Андрей Борисов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда башкаланың Көньяк һәм Төньяк зиратларында 304 үз белдегең белән җирләү эше башкарылган. Тик бу да иң куркыныч афәт түгел.
– Яңа төр җинаять - зиратларда наркотиклар яшерү барлыкка килде. Болар барысы да төнлә эшләнә, - диде Андрей Борисов.
Элегрәк республика парламенты зиратлардагы вандалларга каршы штрафлар кертергә тәкъдим иткән иде. Аларны 2 меңнән алып 20 мең сумга кадәр штрафка тарттырачаклар.