Актер Михаил Ефремов үзе белән бергә СИЗОда булган укучыларга БДИга әзерләнергә ярдәм итә ала, дип белдерде Мәскәүдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Потяева.
Потяева сүзләренә караганда, анда сак астында булган үсмерләрнең күбесе — Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга әзерләнә торган унберенче сыйныф укучылары. Вәкил белдерүенчә, футболчылар Александр Кокорин белән Павел Мамаев башкала СИЗОсында булганда алар башка тоткыннарны спорт белән шөгыльләнергә үгетләгән.
“Мин Михаил Олеговичның да балигъ булмаганнарга әдәбият буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклаша алуын тәкъдим иттем. Әмма бу мәсьәләне СИЗО администрациясе хәл итәргә тиеш. Безгә бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирделәр”, — ди Потяева.
Аның сүзләрен ТАСС китерә.