Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 сентябрь 2020, 00:35

Бер машина өч җәяүлене бәрдергән

28 яшьлек кыз фаҗига урынында һәлак булган.

Өч җәяүле җиңел автомобиль тәгәрмәчләре астына эләккән. Бу фаҗига төнлә Бөрҗән районының Байназар авылында Салават Юлаев урамында булган.
28 яшьлек кыз авария урынында һәлак булган, башка ике җәяүле - 35 яшьлек ир һәм 24 яшьлек кыз җәрәхәтләр алган.
Юл-транспорт һәлакәтеннән соң шофер качып киткән, аны соңрак ачыклаганнар һәм тоткарлаганнар. Башкортстанның дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, бу ВАЗ-2112дәге 20 яшьлек егет булып чыккан.
Яшь кеше медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Факт буенча тикшерү бара.
Фото: bash.news.ru
Читайте нас: