“Бу нинди кыргыйлык? Берәдәк этләр һәм кошлар өчен бу бәхет, әлбәттә. Ә кешеләргә? Инде күптән иртә җиткән, беркем бер чара күрми. Бәлки, шулай булырга тиештер дә?” – дип язган сурәт авторы.
Бу хәл интернет-кулланучыларның ачуларын кабарткан. Кемдер территорияне җыештырсыннар өчен сквер хакимиятенә шалтыратырга киңәш иткән, башкалар чүпләмәскә һәм табигатьне сакларга өнди.
“Бу бит сквер, сукбай этләр ашату урыны түгел. Кешеләр! Үзебез хакимияткә зарланабыз, үзебез пычратабыз. Әйдәгез акыллырак булыйк. Этләр җыелачак, анда бит пенсионерлар, балалар йөри”, – дип язган бер ханым.
Әйткәндәй, эре мөгезле мал калдыкларын утильләштерүнең үз санитар кагыйдәләре бар. Калдыкларны юкка чыгару белән белән белгечләр шөгыльләнергә тиеш, чөнки малларның таркала башлаган мәетләре кешеләр өчен зыянлы булырга мөмкин.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Abau-Park-tuli-sier-bashlari-465502/