Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 сентябрь 2020, 22:40

Сабыйның да яшисе килә бит...

Яшь ир хатыны белән талашканнан соң бер яшьлек кызын гаражга алып чыккан... Воронежда яшәүче яшь әтине бер яшьлек баласын үтерергә маташуда гаеплиләр.

Бу хәл 18 сентябрь кичендә шәхси йортта була. 35 яшьлек ир белән хатын арасында низаг килеп чыга. Арытаба ир, бер яшьлек кызларын алып, гаражга чыгып китә һәм сабыйны арткы утыргычка утырта. Аннары ул салон эченә бензин сибә һәм ут төртә. Бәхеткә, баланың әнисе тиз арада машина ишеген ача һәм баланы тартып ала. Сабыйны шунда ук дәваханәгә озаталар. Ул исән калган, әмма беренче дәрәҗә тән пешүе алган. Ә иргә карата җинаять эше кузгатылган. Фото:ria56.ru

Читайте нас: