Санкт-Петербурта булган бу хәл. Әлеге вакытта сабыен ташлап калдырган ана табылган. Хокук саклаучыларына ул кунактан кайтканда исерек булганын һәм баласын ничек югалтканын исләмәвен белдергән.
Хатынны элегрәк балигъ булмаган балаларны тәрбияләү бурычларын үтәмәве аркасында административ җаваплылыкка тарттырганнар инде. Полиция әлеге факт буенча тикшерүне дәвам итә.
Хатынны хәзер хокук сакчылары белән генә түгел, ә социаль хезмәтләр белән дә аралашу көтә.
Искәртеп узабыз, бала турында полициягә 49 яшьлек Дмитрий хәбәр иткән. Ул төнге өчтә юлда торган колясканы күреп кала. Аның эчендә бала була.
Ир хатыны белән баланы кызлыкка алырга әзер булуын белдергән. Хәзер сабый дәваханәдә.