Ул елый-елый аңа реаль срок бирмәүне үтенгән. Луиза гаебен тулысынча тануын, эш урыныннан уңай характеристикалары һәм СИЗОда булуын, шулай ук гаиләнең авыр матди хәлен исәпкә алуны сораган.
«Мин үз гамәлләремнең бөтен законсызлыгын аңлап бетермәдем. Бернинди усал ниятем дә юк иде, мин зиннәтлелеккә омтылмадым. Мин берни дә сатып алмадым, барысын да иремә бирдем. Болар барысы да гаиләне саклап калу өчен эшләнде, - дигән ул һәм "балаларга лаеклы белем һәм тәрбия бирү " өчен ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза билгеләүне сораган.
Искәртеп узабыз, дәүләт гаепләүчесе Луизаның ире Марат Хәйруллинны - җиде елга, ә Луизаның үзен алты елга гомум режимлы колониягә озатуны сораган.
Фото: bashinform.ru