23 сентябрьдә полициянең дежур частена гариза белән егетнең әтисе мөрәҗәгать иткән. Ул, 19 июньдә улым 30 яшьлек урындагы хатын белән интим элемтәгә кергән, дип сөйләгән. Барысы да якындагы торак пункттан бер километр ераклыктагы басуда булган.
Үсмерне юлдан яздырган хатынны Тикшерү комитетының Дуван бүлегенә китергәннәр. Анда ул, үз гаебен танып, күрсәтмәләр биргән. Хәзер "16 яшькә җитмәгән үсмер белән җенси мөнәсәбәтләргә керү" мәддәсе буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Билгеле булганча, кулга алынучы соңгы вакытка кадәр китапханәче булып Салават районының бер авылында эшләгән.