Уфалылар арасында 18 яшьлек Аделина Михееваның югалуы турында мәгълүмат тараталар. Аның дуслары сүзләренә караганда, кыз 30 сентябрьдә Уфада югалган. Үзе ул Башкортстан башкаласыннан 300 чакрым ераклыкта яши.
"Бүген аның әйберләрен Зәки Вәлиди урамы буенча урнашкан күпердә тапканнар", — диелә хәбәрдә.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта Аделинаның югалуы турында полициягә гариза килмәгән.
Кызның кайда булуын күргән яки белгән барлык кешеләрдән 8-937-500-93-55 телефоны буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Фото: Башинформ агентлыгы.