Ике водитель арасындагы низаг шулай тәмамланган. Хулиганны тоткарлаган мәлләр видеога эләккән.
- Полициягә маршал Жуков урамы юлында кемнеңдер травматик корал куллануы турында шаһитлардан хәбәр килде. Беренче булып бу урынга ЮХХДИ хезмәткәрләре, аннары тикшерү-оператив төркем килде, - дип белдерәләр ЮХХДИ хезмәткәрләре. - Ачыкланунча, "Volvo" шоферы һәм "Renault" автомобиле пассажиры арасында конфликт булган. Нәтиҗәдә, беренчесе травматик пистолеттан аткан. Хәзер тикшерү үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Фото: bashinform.ru