Алар башта ана белән сөйләшүләр алып баралар. Янәсе, баланы чегәннәргә бирү өчен сатып алырга җыеналар. "Без баланы начар яшәү шартлары көтә дип, аңа төрлечә аңлатырга тырышып карадык, әмма ул үз сүзендә нык торды. Баласы белән арытаба ни буласы аны чак кына да кызыксындырмады",- дип язып чыкканнар "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Альтернатива" хәрәкәте.
Ис-акылың китәр, бу хатын баласын саткан акчаларга итек алып кимәкче булган. Ул үзенең кыз туганы белән ниндирәк итек сатып алырга теләве турында язышкан. Активистлар баланы сатып алырга теләүчеләр арасында үзләре генә булмауларын да белдерә. Ана кеше берничә потенциаль сатып алучы белән сөйләшүләр алып барган.
Баласын саткан чакта 25 яшьлек хатын кулга алынган. Аның сабые нибары атна-ун көнлек кенә булган. Кешеләр белән сату итү турында җинаять эше (Җинаять кодексының 2 өлеше, 127 маддәсе) кузгатылган. Ана гаебен таныган һәм баласыннан баш тартуы турында гариза язган.
Әлеге дагыстанлы хатынның сатарга әзерләгән нәниеннән тыш тагын да 3 баласы бар икән. Бу көннәрдә сабыйларны аңардан тартып алу мәсьәләсе тикшерелә.
Керпе дә баласын йомшагым дип үстерә, бу хатынның күкрәгендә йөрәк урынына таштыр инде. Аналык хисләре булса, мондый вәхшилеккә бармас иде...