Иглин авылында мәктәп укучысы үлгән урында тротуар җиһазландырылачак. Район прокуратурасы шундый таләп куйды.
Ворошилов урамында, якын-тирәдә мәктәп булуга карамастан, җәяүлеләр юллары һәм тротуар юк, дип аныклана. Проблеманы хәл итү максатында, район прокуратурасы муниципалитетка юлны төзекләндерүне йөкләтү өчен судка мөрәҗәгать иткән. Ведомство таләпләре канәгатьләндерелгән.
Искәртеп узабыз, фаҗига быел июнь аенда булган иде: 15 яшьлек укучы иптәшләре белән мәктәптән аттестат алырга барган. Исерек таксист шунда яшүсмерләрне таптата. Кыз бала һәлакәт урынында җан бирә. Соңрак Иглин районы прокуратурасы 38 яшьлек иргә карата гаепләү карарын раслый.