Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
24 октябрь 2020, 22:30

"Әни яткан палатада тереләр дә, мәетләр дә бергә"

Кагальник хастаханәсендә ятучы бер пациентның хәлен белергә кызы килгән. Наталья Епифанова әнисе яткан йогышлы авырулар бүлеге палатасын видеога төшергән. Ул хәйран калып, бүлмәне күрсәтә: Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30886

"Менә монда нинди ужас, кран урынына кулдан гына эшләнгән савыт, бүлмәдә тынчу, ә тәрәзәләр ачылмый - кадаклап куелган. Палата уртасында - мәет ята, аның өстенә юрган ябылган. Хатынның үлгәненә берничә сәгать, әмма аны һаман алып чыгып китүче юк", - ди хатын. Видео социаль челтәрдә таралса да, соңрак Наталья барлык сүзләреннән баш тарткан: бу видео фейк, хастаханәдә проблемалар юк, дигән. Берничә көннән соң хатын барысын да ачыктан-ачык сөйләп биргән. Хастаханәнең юристлары хатынны куркытып, миллионлаган штраф белән янап, үзләре теләгәнчә язарга мәҗбүр иткәннәр, видеодагы сүзләреннән баш тартып, бар да яхшы дияргә кушканнар. Хәзер Епифанова бу хәлне полициягә сөйләргә тели. Хастаханәнең баш табибы да, коллективы бу хәл өчен җавап бирергә тиеш булачак.
Читайте нас: