Яшь кыз сүзләренчә, аның картәнисе 19 октябрьдә пневмониядән үлгән. Яргач, медиклар мәрхүмәдә COVID-19ны тапмаган һәм гәүдәсен килеп алырга рөхсәт иткәннәр. “Моргта башыннан пакетны салдырырга кушмадылар, имеш, нәрсә беләндер эшкәрткәннәр, иртән генә салдырырга ярый диделәр... Төн буе картәнибез белән барлык туганнар хушлашты... балалары... оныклары... кайгыдан нишләргә белмәгән ире. Ә иртән капчыкны башыннан салдырсак, анда башка хатын иде!” – ди мәрхүмәнең оныгы.
Мәетләрне алмаштыруларын белгәч, туганнары ритуаль хезмәткә мөрәҗәгать иткән. Хезмәт, килеп, мәетне кире моргка илткән. “Без картәниебезне таба алмадык, ахырда башка кеше кимнәрен кидереп, аны чит фамилия астында башка табутка салулары ачыкланды”, – дип язган яшь кыз.
Белгород өлкәсенең сәламәтлек саклау департаменты начальнигының беренче урынбасары Людмила Крылова аңлатуынча, бу очрак буенча хезмәт тикшерүе үткәреләчәк. Ханым вакыйга морг хезмәткәренең таркаулыгы, нагрузкасы зур булуы, мәетләрнең дөрес маркировкаланмавы яисә документлары тоткарлауны сәбәпле килеп чыккандыр дип фаразлый.
Крылова үзе эшләгән ведомство исеменнән мәрхүмәнең туганнары алдында гафу үтенгән.
Шундый гамьсезлектән һәм хаталардан Аллаһ сакласын. Аңлашыла, морг хезмәткәре өчен мәетләр көн дә эш итә торган материал, русча әйткәндә "рутина". Якыннарын югалтканнар исә ачы кайгыда. Ә табутта туганы урынына чит кеше гәүдәсен күрү бөтенләй коточкыч хәл бит.