Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
28 октябрь 2020, 11:40

Төрмәдә үз-үзенә кул салучыны читтән күзәтеп торганнар

10 октябрь төнендә Мәскәүнең 6нчы СИЗОсында булган бу аяныч хәл.

Төрмә хезмәткәрләренең күз алдында камерада утырган бер хатын үз-үзенә кул салган. Коткара алмаганнар, чөнки берсендә дә камера ачкычы булмаган. Хәзер төрмә хезмәткәрләренә карата җинаять эше кузгатылган.
Шикләнелүче хатын 228нче маддә буенча утырган. Бинада видеокүзәтү камералары адым саен тезелеп торуына карамастан, хатынның асылыну өчен карават җәймәсен ишкәнен исәпкә алучы булмаган. Чөнки бу вакытта сак постында берсе дә утырмаган, димәк камералар файдасызга эшләгән.
Хатынны гомеренең соңгы минутларында гына күреп калганнар - кече инспектор үтеп барганда камера эченә күз салган. Хәлне күрү белән коллегаларын ярдәмгә чакырган. Тик ни бәла, ачкычын таба алмаганнар.
Шулай итеп, ФСИН хезмәткәрләре камера ишек төбендә ничек кенә мәш килмәсеннәр, шикләнелүченең үлемен карап торудан башка бер эш кыла алмаганнар. Хәтта СИЗО начальнигы урынбасарының да ачкычлары булмаган.
Нәтиҗәдә, изолятор инспекторлары хәзер тикшерү астында — ваемсызлык буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/T-rm-d--z-zen-kul-saluchini-chitt-n-k-z-tep-torgannar-518323/
Фото: Pixabay.ru
Читайте нас: