Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
4 ноябрь 2020, 21:40

Кырын эш кырык елдан соң да беленә

Контроль-Хисап палатасы аудиты нәтиҗәләре буенча, 2016-2018 елларда бюджет фондларын һәм муниципаль милекне законсыз һәм эффектив кулланмау фактлары буенча барлыгы 16 җинаять эше кузгатылган.

Аерым алганда, "Труд" шәһәр стадионын реконструкцияләү вакытында 82 миллион сумлык, шулай ук ​​Ургаза авылын су белән тәэмин итү эшләренә 275 мең сум күләмендә акча сарыф ителгән (Русия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсе нигезендә 1 миллион сум штраф һәм 9 елга кадәр хөкем җәзасы каралган). Сарыф ителгән бюджет инвестицияләренә карамастан, стадион куллануга яраксыз. Моннан тыш, муниципалитет мохтаҗ кешеләр урынына хакимият хезмәткәрләренә фатирлар биргән (Русия Федерациясе Җинаять кодексының 286 маддәсенең 1 нче өлеше, "Коррупция" - 4 елга кадәр төрмә). Барлык хокук бозулар хакимият башлыгы булып Илшат Ситдиков эшләгән чорга кагыла.
"Документацияләр һәм хакимият чиновниклары, депутатлар, район кешеләре биргән мәгълүматлар буенча, законсыз гамәлләр Ситдиков белүе белән башкарылган һәм чынлыкта ул бу законсыз гамәлләр артында ул торган", - диде контроь – хисап палатасы аудиторы Владимир Малков.
Аудитор барлык ​​документларда Илшат Ситдиков һәм аның урынбасарларының имзалары булуын белдерде.
"Район хакимиятен ул җитәкләде, шуңа күрә урынбасарларының эшләре өчен дә ул җаваплы", - дип нәтиҗә ясады Малков әфәнде.
Контроль – хисап палатасы тикшерүнең барлык материаллары хокук саклау органнарына тапшырган, хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.
Читайте нас: