Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 ноябрь 2020, 21:10

Ахыргача төрмәдә утырачаклар

Башкортстан Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре комиссиясе хөкем ителүчеләрнең ике үтенечен карады.

Алар үзләрен азат итүләрен сораган.

Беренче җинаятьче тугыз еллык срокны үткән инде. Тагын биш елы гына калган. Финанс фирмасының элекке җитәкчесе аеруча зур күләмдә караклык өчен колониягә эләгә. Ул җинаятен бер төркем кешеләр белән сөйләшеп кылган.

"Сүз күп миллион сумнар турында бара. Эш материалларын өйрәнеп, комиссия ярлыкау өчен нигез тапмаган: хөкем ителүченең кылган җинаятьләрендә гаебен танымавы, төзәтү колониясендә тәртип бозуына юл куюы, моның өчен хәтта "карцер" бүлмәсенә кадәр җәза бирелүе билгеле", — дип хәбәр итте Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Икенче хөкем ителүче кеше үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салган өчен дүрт еллык срокны үтә. Суд билгеләгән срокны үтәр өчен аңа ярты елдан азрак вакыт калып бара. Тик Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия аны иртәрәк иреккә чыгарырга ризалашмаган.

"Бу кеше элек эшләмәгән һәм паспорт урлаган, көч куллану һәм зур күләмдә акча таләп иткән өчен хөкем ителгән булган, – дип аңлатты Константин Толкачев. – Суд аны сынау срогы һәм штраф белән шартлы рәвештә дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ләкин, күргәнебезчә, шартлы җәза аның өчен сабак булмаган – икенче тапкыр ул тагын да авыррак җинаять кылган».

Фото: Башинформ
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Ahirgacha-t-rm-d-utirachaklar-533034/
Читайте нас: