РФ Эчке эшләр министрлыгында транспорт чарасы белән исерткеч эчемлек кулланган хәлдә идарә итүчеләр өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим иткәннәр. Бу хакта министрлык башлыгы Владимир Колокольцев "Россия 1" каналында чыгыш ясаганда әйтте.
"Руль артында икенче тапкыр исерек килеш тотылганнарның транспортын конфискацияләргә кирәк" , - диде ул. Ул, илдә эчеп руль артына утыручылар саны һаман да артуын һәм нәтиҗәдә нәкъ эчкелек аркасында аянычлы хәлләр һәм үлем очраклары күбәюен искәртеп үтте.
Әлегә мондый җинаять кылучыга 200-300 мең сум штраф салу, мәҗбүри эшләргә җибәрү, транспорт белән идарә итү хокукыннан өч елга мәхрүм итү каралган.