Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
11 ноябрь 2020, 18:40

Эй замана, туган туганны суя!..

Өлкән яшьтәге ир, фатирдагы хәлне күреп, полициягә хәбәр иткән.

Нефтекамада яшәүче 32 яшьлек кешегә карата абыйсын үтерүдә шикләнеп җинаять эше кузгатылган.
Кичә көндез хокук сакчыларына 31 яшьлек ирнең үтерелү билгеләре булган гәүдәсен ачыклау турында хәбәр килгән. Урынга тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре чыккан.
10 ноябрьдә абыйлы-энеле туганнар ачуланышкан һәм берсе икенчесенә берничә тапкыр пычак кадаган. Тегесе шунда ук һәлак булган. Арытаба абыйсы энесенең гәүдәсен бүлгәләмәкче булган, ләкин башын кисеп алырга тырышканда әтиләре кайтып кергән. Бу хәлне күреп, ул хокук сакчыларына хәбәр иткән.
Җинаятьче шунда ук өйдән чыгып качарга маташканда полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Фото: ria.ru
Читайте нас: