Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
15 ноябрь 2020, 16:25

Кызлар кол булып яшәгән...

Гаилә тәрбиягә бары кыз балаларны гына алган...Чиләбе өлкәсенең Кызыл Армия районында 61 яшьлек ирне тоткарлаганнар, ул тәрбиягә алган кызларын көчләүдә шикләнелә.

Зыян күрүчеләрнең берсе сөйләгәнчә, соңгы биш елда әтисе тарафыннан җенси көчләүгә дучар булган. Беренче шундай очрак вакытында кызга 12 яшь кенә була.
Ир белән хатын балалар йортларыннан бары тик кызларны гына опекага алган. Гаиләгә алты ятим кыз эләккән, шуларның иң кечесенә хәзер сигез яшь, өлкәненә - 17.
Шулай ук ир белән хатынның үзләренең бер баласы бар. Күршеләр күпбалалы гаиләдә нәрсә булганын аңламаса да, кызларның куркытылган булуы һәм пычрак киемдә йөрүе аларны сагайткан.
Хуҗабикә коронавирустан үлгәннән соң, дөреслек ачыла да инде. Бу хәлдән соң ир кача һәм эзләүгә игълан ителә. Биш көннән аны тотканнар һәм 14 яшьтән кечерәк булган кешегә карата җенси характердагы көчләүдә гаепләү белдергәннәр.
Кызлар танышларында бу гаиләдә кол булып яшәүләрен сөйләгән. Бервакыт арада берсе иптәшенә әтисе ягыннан җәберләүгә дучар булуын әйтә, ә тегесе барын да әнисенә сөйләргә кирәклеген белдерә.
- Бервакыт кызлар юкка чыкты. Укытучыларның шалтыратуларына әниләре җавап бирмәгән. Социаль яклау хезмәткәрләре мәктәпкә һәм авылга бу хәлне тикшерергә килде. Алар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Анда җинаять эше кузгаттылар. Һәм, ачыкланганча, әни югалган кызларны психбольницага керткән - алар анда ике-өч атна уздырганнар, - ди кызларның танышы.
Хәзер үги әти СИЗОда. Кызлар дәваханәдә ята, аларны балалар йортына кайтарырга тиешләр.
Фото: bugulma-tatarstan.ru
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kizlar-kol-bulip-yash-g-n-543820/
Читайте нас: