Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
13 гыйнвар 2022, 09:35

Бу малкайлар кемгә комачаулаган?

Нинидидер вәхшиләр 53 атны үтереп эз югалтканнар.

Бу малкайлар кемгә комачаулаган?
Бу малкайлар кемгә комачаулаган?
Бу хәл Алтай краенда булган.

9 гыйнварда полиция бүлегенә Петропавловск районының Алексеевка авылында 53 атның үле килеш табылуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткәннәр.
 
Атлар үзләре генә йөри торган булган. Фаҗиганең сәбәбе - аларның хуҗасыннан үч алу дип фаразлана. Күпчелек хайваннар колынлаган яисә буаз булган. Аларны кысрыклап, атып үтергәннәр. 

«Кеше милкен аңлы рәвештә юк итү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьнең хәл-шартлары ачыклана, кирәкле барлык экспертизалар билгеләнгән. Русия Эчке эшләр министрлыгының Алтай крае буенча Баш идарәсе башлыгы, полиция генерал-лейтенанты Андрей Подолян тикшерү эшен контрольгә алган, махсуслаштырылган тикшерү-оператив төркем төзелгән.
Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: