+4 °С
Болытлы
— Әгәр сүз васыять турында бара икән, җыелган пенсияне васыять язучының үлеменнән соң гына алырга мөмкин.
“Тупланма пенсия турында”гы 424-ФЗ санлы Законның 7 мәддәсе нигезендә граждан әлеге акчаларны конкрет алучыларны билгеләргә, шулай ук алар арасында нинди өлешләрдә бүләргә кирәклеген күрсәтеп калдырырга хокуклы. Бу очракта кемнең кайда яшәве мөһим түгел.
Әгәр мондый гариза бирелмәсә, аның варислары булып туганнары санала. Беренче чираттагы варисларга пенсия тупланмаларын түләү тигез өлешләрдә башкарыла.
Варисларга акча Пенсия фондында түгел, ә почта бүлекчәләре аша түләнә, яки банк исәбенә күчерелә.