Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
24 гыйнвар 2022, 08:45

Туганын базга күмеп куйган

Уфаның Калинин районы буенча тикшерү бүлеге 48 яшьлек кешегә карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләде.

Туганын базга күмеп куйган
Туганын базга күмеп куйган

Төбәк Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, былтыр 4 ноябрьдә полициягә уфалы мөрәҗәгать итә, ул дүрт ел элек үзенең туганнан туганын үтерүен, ә аның гәүдәсен үз фатирында базда яшерүен хәбәр итә. Вакыйга урынын карау барышында ирнең гәүдәсе табыла.

Тикшерү ачыклаганча, гаепләнүче 32 яшьлек туганнан туганы белән бергә яшәгән. 2017 елның 30 октябрендә төнлә алар арасында егетнең исерек хәлдә өенә кайтуына бәйле низаг була. Алар сугыша, аннары гаепләнүче зыян күрүченең муенына ике тапкыр пычак кадый, тегесе шунда ук җан бирә.
Җинаять кылганнан соң, ир мәетне базында яшергән. Ирнең билгесез югалуы турында берәү дә полициягә белдермәгән, чөнки ул башка туганнары белән элемтәдә булмаган.

Гаепләү карары белән расланган җинаять эше судка җибәрелгән.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: