Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
29 декабрь 2018, 14:32

Котлаулар- 28.12.2018 ел

Олы хөрмәткә лаек хезмәттәшебез, гомеренең озак елларын район елъязмасына багышлаган кадерле остазыбыз Бәсимова Мөнирә Нәбиулла кызын ихлас йөрәгебездән күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. Шундый кешеләр була: алар белән шәхсән таныш булуыңа, алай гына түгел, иңгә-иң куеп хезмәт юлыннан үтүеңә горурланып бетә алмыйсың. Чөнки мондый кешеләр тулы бер хәзинә: алардагы күңел тирәнлеге Иделгә тиң, алар бүлешкән тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе – тиңсез байлык, алар биргән киңәшләр авыр минутларда якты нур булырлык маяк. Безнең Мөнирә апабыз да нәкъ шундый кеше. Район гәзите редакциясендә нинди генә вазыйфаны йөкләп алса да, ул үз эшен башкаларга үрнәк булырлык итеп, сүз тидермәслек итеп башкара белде. Районыбызның гына түгел, республикабызның гәзит укучылары аның тирән мәгънәле, үткен эчтәлекле мәкаләләрен көтеп алып укыды, тел байлыгына, язу стиленә югары бәясен бирде. Зур хәрефтән Журналист булган Мөнирә Нәбиулла кызы, хаклы ялда булуына карамастан, әле булса яраткан гәзит укучыларын фәһемле мәкаләләре белән сөендереп килә. Озак еллар район хатын-кызлар советы әгъзасы буларак та изге эшләр башкарган, район матбугатындагы фидакарь хезмәте өчен Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министрлыгы, Русия Федерациясенең Матбугат, теле­радио­тапшырулар, киңкүләм мәгълүмат чаралары министрлыгы һәм Русия профсоюзы Почет грамоталары, район күләмендәге хезмәтләре өчен бик күп югары бүләкләргә лаек булган өлкән хез­мәт­тәшебезгә киләчәктә дә саекмас илһам чишмәсе, корычтай ныклы сәламәтлек, җырлардай матур, юллардай озын гомер, җан тынычлыгы, көтмәгәндә килеп башларын әйләндерерлек чиксез шатлык-сөенечләр телибез. Тормыш табыныгыз мул булып, балалар, оныклар, дуслар, туганнар әйләнәсендә тыныч, бәрәкәтле гомер юлы үтәргә язсын Сезгә, Мөнирә Нәбиевна, мәңге шулай кояштай балкып, айдай нурланып яшәргә насыйп булсын.

Тәтешле мәгълүмат үзәге коллективы.

***

Кардон-Әрибашта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әнкәебез, нәнәебез, зур нәнәебез ШИРГАЗИНА Нәҗибә Нурлыгаян кызын 80 яшьлек олы һәм күркәм юбилее белән котлыйбыз! Синең уңган һәм тырыш, сабыр холыклы, ачык йөзле, көчле рухлы, иманлы, кешелекле булуыңа сокланабыз, чиксез рәхмәт хисләребезне белдерә­без. Килә­чәк­тә дә балаларыңның, якыннарыңның йөрәк җы­лысын, терәк-таянычын тоеп, әткәебез Фаат бе­лән бергәләшеп ныклы сәламәтлектә, иминлек­тә, тынычлыкта, муллыкта, һәр туган таңга сөе­неп, бә­хетле һәм озын гомер итәргә язсын!

Рәхмәт сиңа барсы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Киңәшләрең кирәк кыен чакта,

Тормыш ямьле тик син барында.

Яшәү терәге син безнең өчен,

Изгелекләр белән үрнәк син.

Мең-мең рәхмәт дибез тәрбияңә,

Безнең өчен мәңге кирәк син!

Балаларың, оныкларың-оныкчыкларың, безнең котлауга әткәебез дә кушыла.

***

Югары Тәтешледә гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, дәү әниебез, хөрмәтле кодагыем Гәрәева Нурия Солтан кызын ихлас күңелдән күркәм юбилее – 70 яше белән тәбрик итәбез. Кадерле кешебез! Сине күркәм гомер бәйрәмең белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булуың бик күпләргә үрнәк. Киләчәктә дә бәхетле һәм мул тормышта яшәвеңне, һәр таңны елмаеп каршы алуыңны телибез. Якты өметләр баглап, матур ният-планнар корып һәм шуларның һәммәсен тормышка ашырып, бүгенгедән дә матуррак, бүгенгедән дә бәхетлерәк, чагурак тормыш юлы буйлап атлавыңны телибез. Нурлы йөзең, якты карашың, тәмле ашларың, ныклы хәстәрлегең, күңел җылылыгың өчен чиксез зур рәхмәтләребезне юллап, олы хөрмәт белән баш иябез синең алда, газиз кешебез!

Капламаган әле чигәләрне ап-ак чәчләр,

Күз төбендә юктыр әле күләгәләр.

Син яшь әле картаймаган,

Әйтерсең лә, унсигездән узган чагың һаман.

Күз тимәсен синең тормышыңа:

Гаиләң, холкың, син эшләгән эшләр –

Уйлаганда һәммәсен дә шуның

Хөрмәт белән тула сиңа күзләр.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек теләп,

Рәхмәт белән бага сиңа күзләр.

Тормыш иптәшең Рамил, улың Руслан, киленең Ания, оныкларың Рената, Раниль, кодагыең Рида.

***

Әрибашта яшәүче кадерлеләребез Физа Сурәгать кызы һәм Абдулҗан Габделсалих улы ТАЛИПОВЛАРНЫ бергә яшәүләренә 55 ел тулуы уңаеннан кайнар котлыйбыз. Ныклы сәламәтлектә, җан тынычлыгында, балалар, оныклар куанычында, кайгы-хәсрәтсез, тиң-тигез гомер итәргә язсын. Сез безнең өчен изге күңелле, ачык йөзле, сөекле кешеләребез.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Елларыгызны шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Балаларыгыз, оныкларыгыз һәм күршеләрегез.

***

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле туганыбыз БӘСИМОВА Мөнирә Нәбиулла кызын 65 яшьлек күркәм юбилее белән чын йөрәктән тәбриклибез. Сиңа аяз күк йөзе, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерлеләрдән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә язсын иде.

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

Даян-Фәүзинә, Әнфир-Дифинә, Руфина һәм балалар.

***

I-Җиремҗибашта яшәүче кадерле туганнарыбыз СОЛТАНГАЛИЕВ Нәсим Ахун улын – 65 яше, әбиебез Мөкәрәмә Фәтхетдин кызын 92 яше белән ихлас котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, бәхеткә төренеп, кадер-хөрмәттә, мул тормышта хәерле гомер кичерүегезне телибез.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Елларыгызны шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Фәһимә, балаларым һәм оныкларым.

***

Сабанчыда туып үскән, хәзерге вакытта Неф­текамада яшәүче кадерле улым, абыебыз НУРГАЛИЕВ Ринат Рәфкать улын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен олы җанлы, киң күңелле кешебез. Тормышта сиңа күп сынаулар үтәргә туры килде. Шул авырлыкларны җиңә килеп, сабырлык, изгелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Әниебезне хөр­мәтләп яшәвеңә зур рәхмәтебезне бел­дерәсебез килә. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп итсен озак еллар шулай

Бергә-бергә җирдә яшәргә.

Әниең, сеңелең Фәйрүзә, киявең Финат, энең Динир, киленең Ирина һәм балалар.

***

Югары Тәтешледә яшәүче кадерлебез МӘГЪРУПОВА Ралина Мидхәт кызын юбилее белән кайнар котлыйбыз. Син безнең изге күңелле, ачык йөзле сөекле кешебез. Без сине бик тә яратабыз. Сиңа йө­рәк түреннән чыккан рәхмәтләребезне, ти­рән хөрмәтебезне җит­керәбез. Дөньяның бар матурлыгын, тор­мышның тәмен, балаларың һәм онык­ла­рыңның кадер-хөр­мәтен күреп, аларның уңыш­ларына сөенеп, әтие­без белән кулга-кул тотынышып, мәңге бергә атлавыгызны телибез. Сез исән-сау булганда гына без бәхетле. Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, безгә терәк-таяныч, ки­ңәшче булып яшәргә Ходай насыйп итсен, дигән изге теләктә калабыз.

Бәхет чишмәләрең тулып торсын,

Имин булсын килер көннәрең.

Яннарыңда булсын якыннарың,

Балаларың – тормыш гөлләрең.

Тормыш иптәшең Борис, балаларың Гөлнара-Илшат, Гүзәл-Илсур, оныкларың Булат, Гөлназ, Әдилә.

***

Сәвәләйдә яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез БӘКИРОВ Ришат Фәрит улын 55 яше белән кайнар котлыйбыз. Безнең өчен син иң изге, иң кадерле кеше. Күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, сиземләп, ярдәмгә килдең, гаделсезлектән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәтебезнең олысын җиткерәбез сиңа. Сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Гел шулай якты чырайлы, киң кү­ңелле, олы йөрәкле булып, балаларыңның бәхетләренә куанып, әни белән икәүләшеп, кулга-кул тотынып, җанга җан сыенып, тынычлыкта, мул ризыклар белән озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.

Юбилеең белән тәбриклибез,

Сәламәтлек теләп иң элек.

Һәрбер көнең үтсен шатлык белән,

Яшә бәхетләргә төренеп.

Тормыш иптәшең Рәзилә, балаларың Айсылу-Айнур, Айнур-Луиза, оныкларың Тамирлан, Алина, Камилла.

***

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әнием ВӘЛИЕВА Ирина Фәгыйль кызын гомеренең матур, күркәм бәйрәме – 55 яше белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Син безнең тормышка ямь бирүче, нур өстәүче олы йөрәкле кешебез. Еллар үткән саен яхшылыгың, безнең өчен җан атып торуың, акыллы киңәшләрең арта баруына сокланабыз. Барлык изгелек-яхшылыкларың өчен рәхмәтләребезне юллыйбыз. Тәнеңә сәламәтлек, җаныңа тынычлык, күңелеңә тирән байлыклар, йөрә­ге­ңә шатлыклар тулып кына торсын. Килә­чәктә якты ал таңнар, зәңгәр аяз күкләр тор­мы­шың­ны һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Гел шулай безне сөендереп яшә.

Шатлык тулы булсын иртәләрең,

Ә кичләрең нурлы һәм якты.

Айлы күктә күпме йолдыз булса,

Бәхетләрең булсын шул чаклы.

Юллар озын, еллар тыныч булсын,

Кояш сипсен һәрчак җылысын.

Ак бәхетнең, шатлык-куанычның

Бирсен Ходай иң-иң зурысын.

Тормыш иптәшең Вильнюс, улың Хәлил, кызларың Лилия, Лилиана, оныгың Реналь.

***

Хөрмәтле хезмәттәшебез ВӘЛИЕВА Ирина Фәгыйль кызын күркәм бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, кү­ңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер киче­рүе­гезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын.

Ак бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,

Көннәрегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Югары Тәтешле 1нче мәктәбе коллективы һәм профсоюз оешмасы.

***

Хөрмәтле хезмәттәшебез ХӘЙРЕТДИНОВА Люция Закирҗан кызын матур бәйрәме белән чын күңелдән тәбриклибез. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, тән сихәте, күңел тынычлыгы, туар таңнарыгыз аяз, шатлык-куанычлар белән тулы булуын телибез.

Еллар тыныч, юллар озын булсын,

Кояш сипсен бетмәс җылысын.

Сәламәтлек, шатлык-куанычның

Ходай бирсен Сезгә зурысын.

Югары Тәтешле 1нче мәктәбе коллективы һәм профсоюз оешмасы.

***

Хөрмәтле КАСЫЙМОВА Ралия Рәис кызын 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Алдагы тормыш юлыгызда корычтай сәламәтлек, чиксез бәхетләр телибез. Күңелегез шулай һәрчак ачык, тыныч булсын. Якыннарыгыз хөр­мә­тен­дә, мәхәббәтендә бәрәкәтле озын гомер ки­черергә Ходай насыйп итсен.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Үзәк район дәваханәсе коллективы һәм профсоюз оешмасы.

***

Хөрмәтле хезмәттәшебез ИСАЕВА Зилә Нәсимҗан кызын алтын юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, рух ныклыгы, күңел байлыгы, имин көннәр телибез.

Котлап Сезне туган көнегез белән

Алсу кояш сибә нурларын.

Киләчәктә бәхет, шатлык белән

Үтсә иде гомер еллары.

Мәдәният идарәсе, биләмәара мәдәни ял үзәге коллективы һәм профсоюз оешмасы.

***

Акбулатта яшәүче кадерлебез ШӘРИПОВА Рәйлә Сабирҗан кызын – 50, Беләштә гомер итүче сөеклебез ШАКИРОВА Рәшидә Рәшит кызын 60 яшьлек юбилейлары белән котлыйбыз. Корычтай ныклы сәламәтлек, мул тормыш, аяз күк йөзе, дөнья иминлеге, балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын-озак яшәвегезне телибез.

Котлы булсын юбилейларыгыз,

Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрегез.

Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән

Үтсен сезнең яшәр көннәрегез.

Балаларыгыз Марат-Сирина, оныгыгыз Нургиз.

***

Кадерле тормыш иптәшем ШӘРИПОВА Рәйлә Сабирҗан кызын 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай ныклы сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерлеләрдән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, алдагы көннәрдә дә сәламәтлек белән мул тормышта парлап гомер итәргә язсын.

Гомер юлын бергә башлаганбыз,

Ахыргача бергә үтәек.

Саф хисләрне саклап, тигезлектә

Гомер йомгакларын сүтәек.

Тормыш иптәшең Илдус.

***

Безнең өчен иң кадерле булган әниебез ШӘ­РИПОВА Рәйлә Са­бир­җан кызын – 50 яше, әтиебез Илдус Нәҗип улы белән бергә тормыш коруларына 30 ел тулу уңаеннан чын йө­рәктән кайнар котлыйбыз. Әние­без! Син дөнья­да иң сөй­кем­ле, уң­ган, мәр­хә­мәтле, киң кү­ңел­ле, ке­ше­лек­ле, кунакчыл кеше. Алдагы гомер юлыгызны әтиебез белән тигез булып, парлап үтүегезне телибез. Сез без­нең өчен үрнәк тә, ныклы те­рәк тә булып торасыз. Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәтсез, ба­ла­ла­рыгызның, онык­ла­ры­гызның игелек-из­ге­лек­ләрен кү­реп, ка­дер-хөрмәттә, муллыкта гомер итүе­гез­не телибез. Сезгә шушы тормыш бәй­рә­мегездә мең­нәрчә рәхмәт сүз­ләре әй­тә­без. Без сезне чиксез хөрмәт итә­без, чын йө­рәктән яратабыз.

Сез булганда безнең тормыш матур,

Сез бит безгә олы бер терәк.

Айга йолдыз ничек кирәк булса,

Сез дә безгә шулай бик кирәк.

Кызыгыз Лариса, киявегез Айнур.

***

Кадерле туганыбыз ШӘРИПОВА Рәйлә Сабирҗан кызын юбилее белән котлап, гомернең озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Сез Илдус Нәҗип улы белән кавышкан көннән алып 30 ел гомер үтеп киткән. Күпме юллар үттегез, күпме сулар кичтегез, авыр мизгелләрдә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, җан җылысын тоеп гомер кичерәсез. Сез тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез. Киләчәктә барлык хыял-өметләрегез, уй-ниятләрегез кабул булсын. Ходай сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек бирсен.

Ходай биргән олы бүләк бит ул –

Тигезлектә гомер итүләр.

Язмыш салган урау юллардан

Иңне-иңне терәп үтүләр.

Кем сокланмас сезгә карап бүген,

Сөбханалла, күзләр тимәсен!

Ходай сезгә үзе ярдәм иткән

Сайлаганда тормыш иптәшен.

Тагын бик күп еллар тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез.

Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Гариповлар.
Читайте нас: