Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
9 гыйнвар 2019, 16:10

Котлаулар 4-01-2019

Ихлас күңелдән!

Югары Кодашта яшәүче әтиебез, дәү әтиебез ХУҖИН Миргалим Миңнемөхәмәт улын 80 яшьлек олы юбилее бе­лән кайнар котлыйбыз. Алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, шатлык белән үтәргә язсын. Килә­чәктә ба­ла­ларыңның, оныкларыңның шәф­кать­лелеген, ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта гомер ит.

Йөрәгеңнең киңлегенә

Сыйганбыз барыбыз да.

Без бәхетле синдәй кеше

Булганга яныбызда.

Ярдәм, киңәш кирәк чакта

Бара синең төпле сүзең.

Күрше-тирә, дус-туганга

Елмаеп тора йөзең.

Нык кеше син, борчуда да

Сынмыйсың, сыгылмыйсың.

Язмыш сынаган чакларда

Абынып егылмыйсың.

Син бар чакта безгә рәхәт,

Балкып тора өй эче.

Тормышны сөеп яшәргә

Сүнмәсен, әти, көчең.

Бүген синең 80 яшең,

Ә син һаман яшь әле.

Кирәк булып, терәк булып

100гә кадәр яшә әле.

Балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.


***


Югары Тәтешледә гомер итүче кадер­ле­дән-кадерле апабыз Шәйнурова Фәрдүнә Галим кызын ихлас күңе­ле­бездән күркәм юбилее – 70 яше белән тәбрик итәбез. Апа, син безнең өчен сабырлык, итагатьлелек үрнәге булып яшисең. Әнә шул тыйнаклыгың, тәрбияле һәм тырыш булуың бүгенге бәхетеңнең төп нигезен тәшкил итә. Кадерле җизниебез Абзал Шәймөхәмәт улы белән нурлы йортыгызны тагын да нурлап, матур гомер кичерәсез, балалар, оныклар бәхетенә сөенәсез, туганнарыгызга да җан җылыгызны кызганмый, изгелек өләшәсез.

Мәхәббәтле өй түрләре җәннәтләргә тиң икән, дип җырлана җырларда. Сезгә карап, без, нәкъ шулай, дип әйтә алабыз. Синдәге тугрылык, акыл тирәнлеге, уңганлык, ихлас хисләр Абзал җизнәбез­дә булган яхшы сыйфатларны тулыландырып, гаиләдәге камиллеккә алып килде. Үзара татулык, мәхәбәт бөтенлеге хезмәт урыннарыгызда да тырышып эшләп, матур уңышларга ирешергә, хез­мәт­тәш­лә­ре­гезнең, җитәкчеләрегезнең ихтирамын яуларга ярдәм итте. Без сезнең белән ихлас горурланабыз.

Кадерле апабыз, газиз әниебез урынына калган сөекле кешебез! Бүгенге гомер бәйрәмең белән котлап, киләчәктә дә чиксез шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвеңне, җизнәбез белән иңгә-иң куеп, тирән картлыкка кадәр бәхеттә гомер итүегезне, җаның тыныч, күңелең бүген­гедәй киң булуын телибез. Яшәр елларың озын, барасы юлларың якты, тормышка ашырыр хыялларың чиксез, сәла­мәтлегең корычтай нык, балаларың, оныкларың өчен күңелең горур булсын.

Сеңелләрең Роза, Резида, киявең Рушан һәм балалар.


***


Югары Тәтешледә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез һәм кодагыебыз Шәйнурова Фәрдүнә Галим кызын 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез! Кадерлебез безнең, син дөньяда иң изге, ягымлы, игътибарлы, нечкә күңелле зат. Синең назың, сөюең безнең зур гаиләбезгә җитәрлек. Барчабызга күрсәткән игелекләреңне санап бетерерлек түгел. Төпле киңәшләрең, ярдәмең, безнең өчен хәстәрлегең, кай­гыртучанлыгың өчен чиксез рәх­мәт­лебез. Һәрвакыт шулай киң күңелле, тормышны яратучан, матур булып кал. Алдагы көннәрең бары якты, җылы, кояшлы булсын, уңыш, ныклы сәламәтлек бервакытта да ташламасын.

Рәхмәт яусын! Шушы сүзне

Кабатлый безнең йөрәк.

Дөнья нурлы булсын өчен

Яныбызда син кирәк.

Җаныбызга якын булган

Кадерле кешебез син.

Йөрәгең саф, хисләрең пакь,

Күңелең далалардай киң.

Алда үтәсе елларың

Якты һәм нурлы булсын.

Һәр яңа таң бәхет белән,

Сөенеч белән тусын.

Тормыш иптәшең Абзал, улың Рөстәм, киленең Әлфия, оныкларың Руслан, Зарина, кода-кодагыең Урал-Сәвия.


***


Кашкакта яшәүче Кларик Солтангали улының һәм Люцимә Мәүлидиян кызы ЙОСЫПОВЛАРНЫҢ тормышларында икеләтә бәйрәм. Җизниебез 70 яшьлек күркәм юбилеен каршылый һәм аларның апабыз белән иңне-иңгә терәп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп тормыш көтүләренә 50 ел. Кадерлеләребез! Ихлас йөрәктән чыккан теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Туган җанлы, яр­дәмчел, акыллы киңәшче, һәрчак талмас канатлы, көчле рухлы, киң күңелле калып, саулык-сәламәтлектә яшәгез, балалар, оныклардан һәм туганнарыгыздан бары яхшы хәбәрләр алып, нурлы дөнья-йортларыгызның бәрәкәтен тоеп, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, тагын да озын-озак гомерләр кичерегез.

Матур итеп яшисез сез җирдә,

Үрнәк бит сез безгә һәр эштә.

Озын гомер сезгә теләгәндә,

Амин, диеп торсын фәрештә.

Барлык туганнарыгыз исеменнән энегез Рафик, киленегез Гөлсәрия һәм балалар.


***


Аук-Бүләктә яшәүче кадерлебез ӘХМӘТДИНОВА Рәйсә Гани кызын 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Гомер юлың якты, меңнәргә үрнәк булырлык. Безне кадерләп үстереп, олы тормышка аяк басарга булышканың, яратып-сөеп яшәвең өчен мең рәхмәт. Һәрчак олы җанлы, киң кү­ңелле кешебез, ышанычыбыз, киңәш­че­без, яшәү үрнәгебез булдың. Балалар, оныклар игелеген күреп, озын-озак гомер ит. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Гомерең бары тик шатлыкта гына үтсен.

Котлы булсын юбилеең,

Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән

Үтсен синең килер көннәрең.

Рәхмәт сиңа, әни, барсы өчен,

Иң кадерле кеше син безнең.

Барыбыз да сиңа баш иябез,

Сәламәт булып, озак яшә син.

Балаларың, кияү-киленнәрең һәм оныкларың.


***


Югары Тәтешледә яшәүче МОСТАФИНА Фәһимә Фәттәхетдин кызын 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын гына сиңа чын күңелдән юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең ныклы, гомерең бәхетле булсын. Килә­чәктә дә киң күңелле, ачык йөзле булып кал, балаларыңның, онык­ла­рыңның яхшылыкларын гына күреп, озын-озак яшәвеңне телибез.

Юбилеегыз белән тәбриклибез,

Сәламәтлек теләп иң элек.

Һәр көнегез үтсен куанычта,

Бәхетләргә генә күмелеп.

Нәзһәт-Роза, Рауза, Нәфисә, Хөллия.


***


Югары Тәтешледә яшәүче кадерлебез САЛИХОВА Рәзилә Рәхмәтулла кызын юбилее белән чын йөрәктән кайнар котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Алдагы көннәреңдә дә шатлыкларга сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Сөйкемле карашың кояшка тиң,

Бар тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык гүзәллеген

Бары тик син генә беләсең.

Балаларың Радмир-Рәсимә, Флүр-Гөлназ һәм оныкларың.


***


Кадерлебез САЛИХОВА Рәзилә Рәхмәтулла кызын гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән тәб­рик­либез. Гомер юлларың озын, туачак таңнарың нурлы һәм имин булсын. Сиңа дөньяның барлык матурлыгын, тор­мышның аклыгын һәм сафлыгын телибез. Корычтай сәламәтлек насыйп итсен Ходай.

Юллар озын, еллар тыныч булсын,

Кояш сипсен һәрчак җылысын.

Ак бәхетнең, шатлык-куанычның

Бирсен Ходай иң-иң зурысын.

Зилә, Эльмира һәм балалар.


***


Яңа Кайпанда яшәүче кадерлебез ГАФУРҖАНОВА Рәхилә Сәгъди кызын 60 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Без синең якты һәм саф күңелеңә, һәр­кемгә ачык олы йөрәгеңә сабырлык телибез. Кешелеклелегеңә сокланабыз, синнән үрнәк алабыз, бар яхшылыкларың өчен рәхмәт белдерәбез. Киләчәк көн­нәрең дә иминлек һәм муллыкта үтсен.

Купсын әйдә кышның бураннары,

Ап-ак карлар юлга сибелсен.

Ап-ак карлар, энҗе карлар сиңа

Яшәү дәрте, бәхет китерсен.

Тормыш иптәшең Фирдус, балаларың Роза-Илнур, Нияз-Олеся, оныкларың Чулпан, Виктория, Дамир, Диана.


***


Мәмәтәйдә яшәүче кадерле әниебез, зур әниебез СОЛТАНОВА Мәгания Харис кызын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Олы йөрәкле, ярдәмчел кешебезгә озын гомер, бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә тынычлыкта, авырмый-сызланмый, яшәү дәрте алып, балаларыңның уңыш­ларына куанып, озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда .

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә .

Котлы булсын, әни,туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,

Табып була олы бәхетне.

Сиңа рәхмәт сүзен,әниебез,

Белдерәбез туган көңендә.

Үстердең син безне кеше итеп,

Олы рәхмәт барсы өчен дә.

Кызларың Ләйлә, Ләйсән, Лилия, кияүләрең Алексей, Ренат, оныкларың Линур, Азалия, Элиза.


***


Иске Сикиязда яшәүче кадерлебез ХӘЛИМОВ Рафик Хәбибҗан улын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең кү­ңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлектә картаерга насыйп булсын.

Безнең өчен күпме тырыштың син,

Уйландың син гомер эчендә.

Онытмабыз,әти, һичбер вакыт,

Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.

Тормыш иптәшең Айгөл,

балаларың Раил-Альбина,

Эльвина-Альмир, Фәйрүзә, оныкларың Нурия, Данил, Ралина.


***
Кадерлебез ХӘЛИМОВ Рафик Хәбибҗан улын юбилее белән кайнар котлыйбыз. Киләчәктә сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, Айгөл белән бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Сабыр да син, гади, кешелекле,

Кылган эшең – бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Барлык туганнарың.


***
Күрдемдә яшәүче гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерлебез САХРАТОВ Ривал Фәхертдин улын 60 яше тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз. Әти, син без­нең өчен һәрчак олы җанлы, киң кү­ңел­ле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, ки­ңәш­чебез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, әние­безгә, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәф­кать­лелек үрнәге күр­сәтеп яшисең. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры һәм башка бик күп Почет грамоталарына, дәрәҗәле бү­ләк­ләргә ия булуың – тырыш, нәтиҗәле хез­мәт билгесе. Әти, өебез һәрвакыт ямьле булсын, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озын гомер кичерегез.

Тормыш иптәшең Фәнүсә, кызларың Эльмира, Лүзинә, улың Айдар, кияүләрең Айрат, Раил, оныкларың Эльвир, Рүзил, Алмаз, Айназ.


***
Бүлкайпанда яшәү­че кадерлебез ДАВЫТОВА Фәридә Фәһим кызын 60 яшьлек юбилее белән чын кү­ңелдән котлыйбыз. Сиңа го­мернең иң озынын, бә­хетнең иң зурысын, шат­лык­ларның иң олысын, таң җил­лә­ренең назлысын, җан тынычлыгы телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне балкытып торсын.

Йөрәктәге җылы хисләр аша

Юбилеең белән котлыйбыз.

Сәламәтлек, күңел тынычлыгы,

Озын гомер сиңа телибез.

Тормыш иптәшең Фидус, балаларың Илнур-Роза, Илшат-Айгөл, Гөлшат-Ригил һәм оныкларың.


***
Шулганда яшәүче кадерле улым, тормыш иптәшем, әтиебез, киявем, энебез, туганыбыз, кодабыз ФАТЫЙХОВ Фәрхәт Фаит улын 55 яше белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның кү­ңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бә­хетле озын гомер кичерүеңне телибез. Килә­чәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Сөеклебез, безнең өчен

Изгенең изгесе син.

Бәхетләрне чагылдырган

Вөҗданның көзгесе син.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Әтиең Фаит, тормыш иптәшең Раушания, әбиең Мәшүдә, балаларың Эдуард-Илида, Фазыл-Айгөл, Фәнзәви, оныкларың Самира, Тимур, Әнвәр, апаларың Светлана, Арсина, Рәйлә гаиләләре, барлык туганнарың, кода-кодагыйларың.


***
Хөрмәтле СӘХИПГӘРӘЕВ Назыйм Фәнәзиф улын 55 яше белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, рух ныклыгы, күңел байлыгы, имин көннәр телибез.

Котлап Сезне туган көнегез белән

Алсу кояш сибә нурларын.

Киләчәктә бәхет, шатлык белән

Үтсә иде гомер юллары.

Үзәк район дәваханәсе коллективы һәм профсоюз оешмасы.


***
Хөрмәтле ХАТЫЙПОВА Фәрәзидә Рәфкать кызын 55 яше белән ихлас күңелдән тәбрик­ли­без. Ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якын­нарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, шатланып яшәвегезне телибез.

Куанычлар гына алып килсен

Гомерегезнең шушы бәйрәме.

Сезгә бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Үзәк район дәваханәсе коллективы һәм профсоюз оешмасы.


***
Югары Тəтешледə яшəүче кадерле тормыш иптəшем, əниебез, дәү әниебез ӘҮХӘТОВА Светлана Ясәви кызын матур юбилее – 55 яше белəн ихлас күңелдəн кайнар котлыйбыз! Сиңа озын гомер, бə­хет-шатлыклар, жан тынычлыгы, тəн си­хəте, саулык-сəлəмəтлек телибез. Кайгы-хəс­рəткə бирешми, ярдəмчел, изге кү­нелле булып, бала­ла­рыңның һəм онык­ла­рың­ның игелеген күреп, озак яшəргə насыйп булсын. Рəх­мəт­лəргə һəм рəхəтлəргə төренеп яшə.

Шатлык-сөенечлəр ташламасын,

Кайгы-борчу капка какмасын,

Ходай сине бары безнең өчен

Күз карасы кебек сакласын.

Тормыш иптəшен Нәфыйк, кызларың Гөлназ, Гүзəл, киявең Илсур, оныкларың Илназ, Айгөл.


***
Ялгызнаратта яшәүче кадерлебез АДЫЕВ Ринат Барый улын 55 яше белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Киләчәк тормышыңда бәхеткә күмелеп яшәвеңне, барыр юлларыңның бәрәкәтле һәм имин булуын телибез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ба­лаларыңның бәхетләренә сөенеп, иге­лекләрен күреп яшәргә язсын. Туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Яныбызда мәңге яшә син,

Син булганга без бик бәхетле.

Яратабыз сине, хөрмәтлибез,

Син бит безгә бик тә кадерле.

Кадерлебез, сиңа тиңләшерлек

Берни дә юк якты дөньяда.

Бәхет-шатлык, куанычлар белән

Яшә әле тагын, тагын да.

Тормыш иптәшең Альбина, балаларың Эльвира, Алсу-Юнир, Ришат-Айгөл, Рәфис-Лилия, Гөлназ, оныкларың Руслан, Владислав, Анелия, Амалия, Әмир.


***
Югары Тәтешле егете АРСЛАНОВ Илдан Рамазан улын һәм Аскын районының Кубьяз авылы сылуы ЗАКИРОВА Ләйсән Салават кызын истәлекле туй көннәре белән котлыйбыз. Шушы шатлыклы-куанычлы көннәрегездә җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гү­зәл­леген, мәхәббәтнең олысын, бә­хет­нең тулысын, сәламәтлекнең корычтаен телибез.

Күгәрченнәр тату тора, диләр,

Алардан да матур торыгыз.

Бар тирә-як, дуслар, туганнарны

Сокландырып гаилә корыгыз.

Сөю күлләрегез тирән сулы,

Аккошлардай парлап йөзегез.

Күңелегез өмет белән тулы,

Тик бәхетле генә булыгыз.

Картәтиегез Фазылкәрам, картәниегез Мәгъмүрә, Ансар-Гөлназ, Эльмира-Айрат, Зәйнәп, Раил, Диана.

Читайте нас: