Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
14 гыйнвар 2019, 16:58

Котлаулар 11-01-2019

Күрдемдә яшәүче тыл хезмәтчәне МОСТАФИНА Кифая Минтимер кызын 90 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин көннәр телибез. Туар таңнарыгыз шатлыкта үтсен.

Рәхәткә, шатлыкка күмелеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп.

Кадергә, хөрмәткә төренеп,

Яшәгез мәңгелек нур булып.

Район ветераннар советы.


***


Сәүкиязда яшәүче кадерлеләребез Сания Мозафа кызы һәм Рәис Габдулла улы МӘГЪЗУМОВЛАРНЫ бергә яшәү­ләренә 50 ел тулуы уңаеннан кайнар котлыйбыз. Әтиебез 30 елдан артык «Танып» колхозында баш агроном вазыйфасында эшләде. Ул күп төрле хөкүмәт һәм партия бүләкләренә лаек булган кеше. Әниебез шул ук колхозда 30 елга якын ашханә пешекчесе булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Алар икесе дә «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булдылар. Әти-әниебез һәрвакыт ягымлы караш, җылы сүзләрен кызганмады, шатлыгы да, борчулары да уртак булды. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләндек. Безгә белем алырга ярдәм иттеләр. Тормышыбызда үз урыннарыбызны табып оя кордык, балалар үстердек. Бүгенге көндә дә әти-әниебез бакчаларында яшелчәләр, җиләк-җимешләр, гөлләр үстереп, мал-туар, кош-корт карап, безгә һәм оныкларына терәк булып, булышып яшиләр. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның изгелекләрен күреп, тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми, пар канатлы, озын гомерле булып, кадер-хөрмәттә, муллыкта яшәргә Ходай насыйп итсен.

Ярты гасыр иңне-иңгә

Куеп гомер иттегез.

Үтеп алтын вакытларны,

Алтын туйга җиттегез.

Сез булганга безнең тормыш матур,

Сез бит безгә олы бер терәк.

Йолдызга ай ничек кирәк булса,

Сез дә безгә шулай бик кирәк.

Балаларыгыз Светлана-Рәвис, Рәдис-Светлана, Роза-Айрат, Ләйсән, оныкларыгыз.


***


Югары Тәтешледә яшәүче кадерлебез МОСТАФИНА Фәһимә Фәттәхетдин кызын юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадер­леләрдән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Алдагы көннәреңдә дә шатлыкларга төренеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тыныч тормыш аны бизәсен.

Һәр яңа көн шатлык алып килсен,

Авырлыклар бер дә күрмә син.

Балаларың Фларида-Айрат, Данил-Гөлнара, оныкларың Розалина, Аделия, Тимур.


***


Шулганда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтием ФӘРХУЛЛИН Миңнебай Харис улын 70 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз. Сиңа корычтай сәламәтлек, шатлык-куанычлар белән тулы озын гомер, исәнлектә-саулыкта балалар һәм оныклар игелеген тоеп, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, мул тормышта яшәвеңне телибез.

Без телибез сиңа бәхет кенә,

Һәрвакытта бул үз көчеңдә.

Сине шулай исән-имин күрү

Бәхет бит ул безнең өчен дә.

Тормыш иптәшең Динира, балаларың Илфат-Юлия, оныгың Лариса.


***


Хөрмәтле хезмәттәшебез ВӘЛИЕВА Флүзә Гатуф кызын чын күңелдән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлыкта яшәвегезне телибез.

Ак бәхетләр, сәламәтлек юлдаш булсын,

Көннәрегезне шатлык бизәсен.

Сый-хөрмәтләр булсын табыныгызда.

Гомер үрләренә менгән саен

Бәхет артып килсен тагын да.

Мәдәният идарәсе, биләмәара мәдәни ял үзәге коллективы һәм профсоюз оешмасы.


***


Лаеклы ялдагы хөрмәтле хез­мәт­тәш­ләребез ӘХӘТОВА Илүсә Әнгам кызын – 75, ЮНЫСОВ Нәзгать Барый улын – 65, ӘХМӘТГАЛИЕВА Нәзидә Әмирҗан кызын 55 яшьлек юбилейлары белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, тән сихәте, күңел тынычлыгы, туар таңнарыгыз аяз, шатлык-куанычлар белән тулы булуын телибез.

Еллар тыныч, юллар озын булсын,

Кояш сипсен бетмәс җылысын.

Сәламәтлек, шатлык-куанычның

Ходай бирсен Сезгә зурысын.

Акбулат мәктәбе коллективы һәм профсоюз оешмасы.


***


Шулганда яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтием КАСЫЙМОВ Ринат Рәфкать улын юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Әти! Синең белән тормышыбыз бөтен, адымнарыбыз ышанычлы. Тормыш сынауларына бирешмичә яшәүдән ямь табып, күрсәткән изгеклекләреңнең игелеген күреп, бәхет-шатлыкта, исәнлектә-саулыкта, әниебез белән бергә озын, тигез гомер юлларын үтәргә язсын.

Рәхмәт, әткәй, шәфкать тулы йөрәгеңә,

Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.

Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Кызың Эльмира, киявең Фидәил, оныгың Эллари.


***


Лаеклы ялдагы хөрмәтле ГАЛИЕВА Флүзә Вәлинур кызын – 70, НАСЫЙРОВА Зәлифә Нафыйк кызын 60 яшьлек юбилейлары белән кайнар котлыйбыз. Аяз көннәр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, табыннар муллыгы, якыннар сөюе телибез.

Һәр яңа таң бәхет теләп атсын,

Искән җилләр шатлык китерсен.

Гомер сукмаклары озын булсын,

Бер хәсрәтсез йөзгә җиткерсен.

Акбулат мәктәбе коллективы һәм профсоюз оешмасы.


***


Хөрмәтле хезмәттәшебез ИСЛАМОВ Җәмил Фаил улын 55 яше белән кайнар котлыйбыз. Сезгә җан рәхәте, тән сихәте телибез. Гаиләгез имин, балаларыгыз бәхетле булып, мул тормышта балкып яшәгез.

Күпме булса җирдә изге теләк,

Без телибез Сезгә барын да.

Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын

Туар көннең һәрбер таңында.

Мәдәният идарәсе, биләмәара мәдәни ял үзәге коллективы һәм профсоюз оешмасы.


***


Лаеклы ялдагы хөрмәтле хез­мәт­тәшебез МОСТАФИНА Резеда Әхнәф кызын күркәм юбилее белән чын күңелдән кай­нар котлыйбыз. Озак еллар авыл Со­веты башлыгы бу­лып эшләгән Ре­зеда Әхнәф кы­зына безнең ихтирамыбыз зур. Тормышчан, акыллы, һәрвакыт киңәшкә, яр­дәм­гә әзер булган олы йөрәкле кеше ул, барыбызга да матур үрнәк булып тора. Ул якты йөзле, уңган хуҗабикә дә, хәс­тәрлекле әни һәм дәү әни дә! Хөр­мәтле Резеда Әхнәф кызы! Тор­мы­шы­гызның һәр көне алтын-кө­мешкә тиң кадерле, һәр мизгеле куанычлы булсын! Киләчәктә дә саулык, кү­тәренке кәеф, балаларыгызның, онык­ла­рыгызның шатлык-игелеген күреп яшә­ве­гезне телибез. Еллар үтүенә уфтанмагыз, моңаймагыз, киләчәккә зур бә­хет­ләргә өмет баглап, яшь күңелле, сәламәт булып яшәгез. Юбилеегыз котлы булсын!

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз буладыр сезнең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңелегез –

Без калабыз шушы теләктә.

Бәйрәмегез – туган көнегез белән

Барыбыз да Сезне котлыйбыз.

Теләкләрнең бары изгеләрен

Чын күңелдән Сезгә юллыйбыз.

Кодаш авыл Советы биләмәсе хакимияте.


***


Гәрәбашта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтием ТАЛИПОВ Рәсил Наил улын ихлас күңелдән матур юбилее белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай ныклы сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Тормыш иптәшең Әлфинә, кызларың Лилия, Алина, Гүзәл, киявең Вилдан, оныгың Данияр.


***


Бүлкайпан егете СИТДЫЙКОВ Динар Рәфис улын һәм Балтач районы Штәнде сылуы КЫЯМОВА Лилия Илһам кызын яшьлекләренең иң истәлекле бәйрәмнәре – туй көннәре белән кайнар котлыйбыз. Алда сезне бәхетле озын гомер, уртак шатлыклар көтеп торсын. Пар канатлы булып, яңа үрләргә талпынып яшәгез, гаилә учагыгыз сүнмәсен. Үзегез кебек игелекле балалар үстерегез, барыр юлларыгыз киң, хыялларыгыз якты булсын.

Бәхет өчен генә яратылган

Мәхәббәтле парлар булыгыз.

Шатлык, муллык, сәламәтлек белән

Балкып торсын барыр юлыгыз.

Әти-әниегез, апагыз Лиза, җизниегез Мөслим, Илдан, Динә.
Читайте нас: