Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
17 гыйнвар 2019, 13:38

Котлаулар 15-01-2019

Ялгызнаратта гомер итүче иң кадерле, иң газиз әнкәебез, зур әнкәебез БӘДРТДИНОВА Ралина Шәрифҗан кызын туган көне – 85 яше белән ихлас күңелдән тәб­рик­ли­без. Сөекле кешебезгә кояш нурларыдай якты көннәр, исәнлек-саулык, бетмәс шатлык-куанычлар телибез. Канат ныгыткан туган йортыбызның яме булып, күңел кояшын сүндерми, озын-озак еллар дөньяга якты нур өстәп, безгә яшәү көче биреп, сө­ендереп яшәргә язсын. Күрсәткән игелек-из­гелекләрең, яхшылыкларың өчен мең рәхмәт сиңа, әнкәебез. Иңнәреңдәге рәхмәт фә­рештәсе сине беркайчан да ташламасын. Без сине яратабыз.

Әнкәй, синнән еракларда яшәсәк тә,

Һәр көн күңел сине сагына.

Рәхмәтлебез чиксез, теләкләребез изге,

Уй-хисләребез сиңа табына.

Кызларың-кияүләрең, улларың-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.


***


Кадерле туганыбыз – зур апабыз БӘДРТДИНОВА Ралина Шәрифҗан кызын олы юбилее – 85 яше белән котлыйбыз. Көнне төнгә ялгап терлекчелектә хезмәт куйган, безгә, якыннарына, олы җанлы, киң күңелле киңәшчебез һәм яшәү өлгесе булган кешебезнең тәненә сау­лык-сәламәтлек, җа­нына тынычлык, кү­ңе­ленә сабырлык, иман байлыгы телибез. Өең һәрчак ямьле, өстәлләрең ризыклы, көн­нәрең ямьле, төн­нәрең тыныч, якын­на­рың исән-сау булсын. Киләчәктә дә бала­ла­рың­ның, ту­ган­на­рың­ның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, изге дөньяның барлык рә­хәт­лек­ләрен күреп, хәерле, бәхетле карт­лык­та гомер итәргә Ходай насыйп итсен си­ңа.

Гел шатлыкта яшә, хәсрәт күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле, бәхетле көннәр сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

Сеңелләрең, кияүләрең, энеләрең, киленнәрең һәм балаларыбыз.


***


Сараштыбышта яшәүче кадерлебез ХАНОВ Рәдис Рәсим улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар белән тулы озын гомер, исәнлектә-саулыкта балалар һәм оныклар игелеген тоеп бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, мул тормышта яшә­вең­не телибез.

Куанычлар гына алып килсен

Юбилеең – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.


***


Кадерле киявебез, туганыбыз ХАНОВ Рәдис Рәсим улын юбилее белән кайнар котлыйбыз. Кояшка тиң озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар, оныклар игелеге күреп, шатланып, муллыкта яшәвеңне телибез. Алда тагын да матур бәйрәмнәрең күп булсын, исән-сау булып, гөрләшеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Ак бәхетләр белән атсын таңың,

Кояш көлсен көн дә күгеңдә.

Теләкләрнең ихлас, изгеләрен

Без телибез туган көнеңдә.

Ринат-Гөлсимә, Әнәс-Фәридә һәм балалар.


***
Әриабашта яшәүче кадерлебез ШАРЫГИНА Әлфия Фаат кызын 60 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Син киң күңелле, ачык йөзле, сабыр холыклы, уңган, тормышка ямь бирүче иң яраткан кешебез. Шатлык-куанычлардан торган озын гомер, ныклы сәламәтлек, игелек, җан тынычлыгы телибез. Безгә терәк-таяныч, киңәшче булып, мул тормышта яшәргә язсын, дибез.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Әти-әниең, сеңелләрең, энеләрең һәм балалар.


***
Хөрмәтле НУРИЕВА Лүзә Мансур кызын 55 яше белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, рух ныклыгы, күңел байлыгы, имин көннәр телибез.

Котлап Сезне туган көнегез белән

Алсу кояш сибә нурларын.

Киләчәктә бәхет, шатлык белән

Үтсә иде гомер юллары.

«Җәйгор» балалар бакчасы коллективы.


***
Аксәеттә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез ФӘТХЕТДИНОВ Рөстәм Фәнәзи улын юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Безнең өчен ты­рышуларың, кайгыртып яшәвең өчен мең рәх­мәт. Гомер юлларың озын, туачак таң­на­рың нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Киләчәктә дә тормышка ямь өстәп, балалар игелеге күреп, җан тынычлыгы белән пар канатлы булып яшәвеңне телибез.

Синең тырышлыкка, уңганлыкка

Бар табигать карый көнләшеп.

Яшәсәкче бәхет-шатлык белән

Киләчәктә бергә гөрләшеп.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен безгә

Сәламәтлек, бары шатлыклар.

Тормыш иптәшең Илфира, улларың Айнур, Илнур.


***
Кадерле улым, туганыбыз, абыебыз ФӘТХЕТДИНОВ Рөстәм Фәнәзи улын күркәм бәй­рәме бе­лән котлыйбыз. Бар кү­ңел җы­лыңны һәм хәс­тә­рең­не гаиләңә, ба­ла­ла­рыңа, ту­ган­на­рыңа өлә­шеп яши­сең, һәр­вакыт якты йөз бе­лән каршы ала­сың, олы кунак итеп озатып каласың. Киләчәктә дә си­ңа ныклы сә­ла­мә­тлектә, парлы булып, ба­ла­ла­рыңның иге­лек­ләрен күреп, кадер-хөр­мәт­кә төренеп, тагын да бик күп еллар яшәр­гә язсын.

Изге күңеллесең, ярдәмчелсең,

Яхшылыгың сыймый эчеңә.

Тормыштагы барлык матурлыкны

Бүләк итәр идек без сиңа.

Әниең Нәзифә, Гөлчәчәк, Фирдинат-Ильвера, Азамат, Илмир.


***
Иске Кызылъярда яшәүче кадерлебез СӘХИПОВ Федор Фәйзелхан улын юбилее белән кайнар котлыйбыз. Без сине бик яра­табыз. Син безнең терәгебез, тор­мы­шы­быз­ның яме, яшәвебезнең мәгъ­нәсе. Бер-бе­ре­безгә тиң пар булып, бала­лар­ның уңыш­ла­рына сөенеп, саулык-сә­ла­мәтлек­тә, киләчәк­тә шат­лык-бә­хеткә төренеп, бә­рәкәтле озын гомер кичерегә язсын. Уй-те­ләк­ләрең якты, туар таң­на­рың тыныч, сәламәтлегең ныклы, гоме­рең бә­хет­ле булсын.

Изге теләк, назлы сүздән башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Тормыш иптәшең Лира, балаларың Лина-Александр, Анжелика, Янис, Антон, Илья.


Читайте нас: