Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
21 гыйнвар 2019, 11:37

Котлаулар 18-01-2019

Җаваплылыгы чикләнгән «Хезмәт» җәмгыяте директоры ФӘМЕТДИНОВ Заһир Гафурҗан улын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Корычтай ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, аяз көннәр, якыннарыгызның изгелеген күреп, йөрәк җылысын тоеп, кайгы-хәсрәтсез, мул тормышта яшә­ве­гез­не телибез.

Йөрәкләрдән чыккан изге сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр.

Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр –

Безнең Сезгә әйтер теләкләр.

Район кулланучылар җәмгыяте коллективы.


***
Кашкакта гомер итүче кадерлебез САДЕРТДИНОВ Рөстәм Хөрбәк улын 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Балаларыңның бәхетенә сөенеп, оныкларыңны сөеп, аларның гел шатлык­ларын гына күреп, якыннарыңның кадер-хөр­мәтен тоеп, безгә киләчәктә терәк булып озын-озак бәхетле тормыш кичерүеңне телибез.

Гомерләрнең кадерен белеп кенә

Яшә әле җирдә куанып.

Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрмә,

Тормышларың торсын нурланып.

Кадерлебез, сиңа тиңләшерлек

Берни дә юк якты дөньяда.

Бәхет-шатлык, куанычлар белән

Яшә әле тагын, тагын да.

Тормыш иптәшең Әлфия, балаларың Радик-Ралина, Рамил-Илнара, оныкларың Рәдил, Радмила.


***
Җаваплылыгы чикләнгән «Коопзаготторг» җәмгыяте директоры ФӘТХЕТДИНОВ Рөстәм Фәнәзи улын 55 яшьлек күркәм бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бә­хетле озын гомер телибез. Туачак таң­на­рыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын.

Ак бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,

Көннәрегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Район кулланучылар җәмгыяте коллективы.


***
Хөрмәтле ШӘЙМОРАТОВА Илфира Әлфит кызын 55 яше белән кайнар котлыйбыз. Корычтай сәламәтлек, аяз күк йөзе, ак бәхетләр, күңел байлыгы, имин көннәр, мул тормыш, җан тынычлыгы, кояштай озын гомер телибез.

Юллар озын, еллар тыныч булсын,

Кояш сипсен һәрчак җылысын.

Ак бәхетнең, шатлык-куанычның

Бирсен Ходай иң-иң зурысын.

Үзәк район дәваханәсе коллективы һәм профсоюз оешмасы.


***
Башкибашта яшәүче кадерлебез КИСАЕВ Виталий Валентиновичны 55 яшьлек күркәм бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, туганнарының күңел җылысын тоеп, иге­лекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүен телибез. Киләчәге җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Тормыш сукмагыннан горур атла,

Каршылыклар булса, туктама.

Сау-сәламәт булып озак яшә

Туганнарың белән янәшә.

Тормыш иптәшең Резеда, әбиең Рәмзия, балаларың Рузилә-Юрий, Дифинә-Денис, Фируза-Илнар, оныкларың Дарья, Дмитрий, Элиза, Динир, Розалина, Динара.


***
Хөрмәтле БӘКИРОВА Гөлназ Вәсил кызын 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Сезгә дөньяның бар матурлыгын, тормышның аклыгын һәм сафлыгын, куаныч-шатлыгын, аяз көннәр, якты иртәләр, корычтай ныклы сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, туар таңнарың аяз, шатлык-куанычлар белән тулы булуын, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тиң-тигез булып, озын-озак яшәвегезне телибез.

Туган көнегез – юбилеегыз белән

Барыбыз да Сезне котлыйбыз.

Теләкләрнең бары изгеләрен

Чын күңелдән Сезгә юллыйбыз.

Үзәк район дәваханәсе коллективы һәм профсоюз оешмасы.


***
Югары Тәтешле­дә яшәүче кадерле тормыш иптә­шем, сө­ек­ле әние­без, яраткан дәү әни­ем БӘКИРОВА Гөлназ Вәсил кызын алтын юбилее белән чын йөрәктән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәр­чак олы җан­лы таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Киң кү­ңел­ле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәс­тәр­лек­ле, горурланырлык әни, дәү әни һәм тормыш иптәше. Һәрвакытта да шулай изге кү­ңел­ле булып кал. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шат­лык­ларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхет, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә һәм тормышыңда уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөр­мәтенә төренеп, балаларыңның игелек-из­гелекләрен күреп, озын-озак бәхетле, парлы, тиң-тигез гомер кичерүеңне телибез.

Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,

Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.

Син яшисең шундый матурлыкка

Тагын матур бер ямь өстәргә.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыкта үтсен көннәрең.

Яннарыңда булсын пар канатың,

Балаларың – тормыш гөлләрең.

Тормыш иптәшең Илфак, балаларың Лиана-Марат, Элина-Руслан, оныгың Әмир.


***
Кадерлебез БӘКИРОВА Гөлназ Вәсил кызын юбилее белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шундый чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, балаларыңның игелек-изгелекләрен тоеп, Илфак белән тигезлектә, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Тулы тормыш белән яшисең син,

Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.

Бәхет белән саулык-сәламәтлек

Ходай бирсен туар көннәрдә.

Әтиең, әниең, туганнарың Алмаз-Зинфира, Гөлчәчәк-Марсель, Айсылу-Ришат, Флорида-Илнар һәм балалар.


***
Кадерлебез БӘКИРОВА Гөлназ Вәсил кызын 50 яше белән кайнар котлыйбыз. Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл-чәчәксең, ап-ак төнбоектай тирә-юньгә нур чәчәсең. Йолдызлы аяз күгең­дә ак бәхеткәең ак болытларга ашып торсын, яшәү ялкының һич тә сүнмә­сен, мә­хәб­бәтең, хис-тойгыларың сүрелмә­­сен. Си­ңа аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бә­хет­ләр, корычтай ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Өс­тә­легез тулы һәм түгәрәк булсын, үзе­гез сау һәм бай булыгыз, балаларыгыз игелек­ле, тормышыгыз тигез һәм матур булсын.

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

Әткәң-әнкәң, Илһам-Зөлбәйзә, Фиргать-Эльза, Сирена-Рөстәм, Илүсә-Динар һәм балалар.
***
Беләштә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез ТАЛИПОВА Гөлназ Рәвил кызын 45 яше белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Синең белән тормышыбыз бөтен, адымнарыбыз ышанычлы, күңелебез тыныч. Сиңа тән сихәте, җан рәхәте, бәхетле мизгелләрдән торган озын гомер, гаилә иминлеге телибез. Балалар куанычына сөенеп, хөрмәттә балкып яшәргә Ходай насыйп итсен.

Исән-имин, озын гомерле бул,

Балкып торсын туган йортыбыз.

Безне шатландырып озак яшә,

Иң кадерле якын кешебез.

Тормыш иптәшең Радик, кызың Таңсылу, улың Ансар.
***
Күрдемдә яшәүче кадерлебез ХӘЙРУЛЛИН Салават Самат улын 30 яше белән кайнар котлыйбыз. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың си­нең йөзеңнән бервакытта да югалмасын. Сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыңның игелекләрен күреп, парлы, тиң-тигез булып, мул тормышта, озын-озак яшәвеңне телибез.

Озын булсын синең гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Әти-әниең, дәү әниең, сеңелең Таңсылу, җиңгиең Ирина, кече туганнарың Азалия, Алсу, Ралина.


***
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез ХӘЙРУЛЛИН Салават Самат улын туган көне белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез. Сиңа го­мернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шат­лыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да сәламәтлектә, куанычта, муллыкта яшәргә язсын.

Син булганда без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Сиңа озын гомер телибез

Тормыш иптәшең Ләйсән, кызларың Миләүшә, Зарина.
Читайте нас: