Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
22 гыйнвар 2019, 17:03

Котлаулар 22-01-2019

Чургылдыда яшәүче тыл хезмәтчәне ГЫЙЛЬМИЯРОВА Фәһимә Әхмәтнур кызын 90 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, тән сихәте, күңел тынычлыгы, туар таңнарыгыз аяз, шатлык-куанычлар белән тулы булуын телибез.

Еллар тыныч, юллар озын булсын,

Кояш сипсен бетмәс җылысын.

Сәламәтлек, шатлык-куанычның

Ходай бирсен Сезгә зурысын.

Район ветераннар советы.


***
Сараштыбашта яшәүче НИКОЛАЕВ Александр Антоновичны 90 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сезгә бә­хет­нең иң зурысын, шатлыкларның олысын телибез.

Бүләгебез – саф теләкләр,

Чын күңелдән кабул итегез.

Игелектә, иминлектә,

Исәнлектә гомер итегез.

Район ветераннар советы.


***
Югары Тәтешледә яшәүче тыл хезмәтчәне ИХСАНОВА Фая Сөләйман кызын 90 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Ныклы сәла­мәт­лектә, бәхет-шатлыкларга төренеп яшә­ве­гез­не телибез.

Ак бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,

Елларыгызны шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Район ветераннар советы.


***
Югары Тәтешледә яшәүче кадерлебез ИХСАНОВА Фая Сөләйман кызын 90 яшьлек олы юбилее белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, уртак шатлыклар, балалар игелеге, оныклар куанычы, озын гомер телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа.

Күпме булса җирдә изге теләк,

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак чәчәк кебек бәхет яусын

Туар көннең һәрбер таңында.

Балаларың, киявең, оныкларың.
***
Хөрмәтле ИХСАНОВА Фая Сөләйман кызын олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Гомернең озынын, сәламәтлекнең корычтаен, шат­лыкның иң олысын юллыйбыз. Чиксез бәхетләр, күтәренке кәеф телибез. Алга таба да куанычта, муллыкта яшәргә язсын

Сезгә!

Матур тормыш, сәламәтлек теләп,

Туган көнегез белән котлыйбыз.

Шатлык белән озын гомер үтеп

Яшәвегезне генә телибез.

Югары Тәтешле 2нче мәктәбе коллективы һәм профсоюз оешмасы.


***
Хөрмәтле лаеклы ялдагы СӘМИГУЛОВА Регина Александровнаны 65 яше белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Сезгә гомер­нең озынын, бәхетләрнең мулын, сәламәт­лек­нең ныгын, иминлек, якыннарыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшә­вегезне телибез.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын Сезгә мул гына.

Без телибез Сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Югары Тәтешле 2нче мәктәбе коллективы һәм профсоюз оешмасы.
***
Лаеклы ялдагы хезмәттәшебез ЛАТЫЙПОВА Рәфисә Гани кызын 65 яше белән чын күңелдән котлыйбыз. Иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: туар таң­на­рыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Балаларыгызның, якыннарыгызның иге­лек­ләрен күреп, бәхет-шатлыкларга гына төренеп, мул, тыныч тормышта яшәргә язсын!

Салкын карлы кышта тусагыз да,

Яз кояшы сезнең күңелдә.

Һәрвакытта йөзегез көләч булсын,

Балкып яшәгез гомер-гомергә.

Ялгызнарат мәктәбе коллективы.


***
Югары Тәтешледә яшәүче кадерлеләребез ХӘМӘТОВА Лидия Сәви кызын 30 яше һәм бәләкәчебез Арианнаны 1 яше белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Сезгә сәламәтлекнең ныклысын, гомерләрнең иң озынын, шат­лыкларның иң олысын, гаилә бәхете, балалар игелеге, мул тормыш телибез. Арианна бәхетле, тәүфыйклы, әтиле-әниле, акыллы кыз булып үссен. Яныгызда һәрвакыт сезне хөрмәт итүче якыннарыгыз, туганнарыгыз, дусларыгыз булсын. Гел шулай чибәр, шат, изге күңелле булыгыз. Без сезне яратабыз.

Туган көнегез – бәйрәмегез белән

Чын күңелдән сезне котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык, куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Тормыш иптәшең Айдар, әтиең Нәфкать, әниең Фәнүзә, Ирек-Лениза һәм балалар.


Читайте нас: