Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
8 февраль 2019, 17:13

Котлаулар 8-02-2019

Гәрәбашта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез ГАЙНУЛЛИН Рәвис Мөбәрәк улын 80 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз. Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар алып килсен. Бүгенге сәламәт, бәхетле ел­маюың сине беркайчан да ташламасын. Әткәй! Сиңа озын гомер, җан-тән тынычлыгы телибез.

Әнкәй исән, балаларың янда

Бәхетле син, әткәй, дөньяда.

Синең кебек беркем төрә алмый

Иркәләүгә, сөю һәм назга.

Шуңа сине бар да яраталар,

Туганнарың йөри килгәләп.

Сау-сәламәт булып, туксанны да

Үткәрергә язсын бергәләп.

Тормыш иптәшең Зәнфирә, кызың Илфира, киявең Илшат, оныкларың Илнур, Элина.


***


Шулганда яшәүче кадерлебез ГӘРӘЕВА Фируза Назар кызын 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Ак бәхетләр, озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, дөнья иминлеге телибез.

Төрле чакны бәлки күргәнсеңдер,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Олы шатлык, исән-саулык белән

Озак яшә безнең арада.

Тормыш иптәшең Бәхтегәрәй, балаларың Илдар, Лүзинә, Ирина, Регина, Луиза, килен-кияүләрең, оныкларың.


***


Йосыпта яшәүче кадерле тормыш иптәшем ХӘЙДӘРШИНА Эльмира Хәйбулла кызын 60 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйм. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телим.

Юллар озын, еллар тыныч булсын,

Кояш сипсен һәрчак җылысын.

Ак бәхетләрнең, шатлык-куанычның

Бирсен Ходай иң-иң зурысын.

Тормыш иптәшең Рафикъ.


***


Кадерле әниебез, дәү әнием ХӘЙДӘРШИНА Эльмира Хәйбулла кызын юбилее бе­лән кайнар котлыйбыз. Әние­безгә җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, әтиебез белән тигез картаеп, иминлек­тә, муллыкта, кайгы-хәсрәт күр­ми яшәргә насыйп итсен.

Әниебез – безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Тормыш сине ялгыз итмәсен.

Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Кызың Эльвина, киявең Мурад, оныгың Имран.


***


Сеңелебез, апабыз ХӘЙДӘРШИНА Эльмира Хәйбулла кызын 60 яше бе­лән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син изге күңелле, ихлас, яр­дәм­чел кеше. Ту­ган­на­рыңны якты йөз белән каршы аласың, кунак итеп тәрбияләп оза­та­сың. Сиңа җан тынычлыгы, тормыш ип­тә­шең­нең, кы­зың­ның кадер-хөрмәтен тоеп, кай­гы-хәс­рәтләргә бирешми озын-озак яшәр­гә насыйп булсын.

Тагын ниләр телик бәйрәмеңә,

Барысы бар, барысы җитәрлек.

Олы бәхет, сәламәтлек телик

Озын гомереңә җитәрлек.

Еллар үтә торсын, сулар аксын,

Шатлык белән килсен яңасы.

Без телибез алда гомерләрнең

Бәрәкәтле, якты, нурлысын.

Зәлия-Шамил, Рәвил-Гөлсем һәм балалар.


***


Югары Тәтешледә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, картәтиебез ӘХМӘТОВ Назир Муллаян улын 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Туган көнең – юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар

Күңел тынычлыгы телибез.

Һәр көн сине котлап кояш чыксын,

Сине назлап җилләр иссеннәр,

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Тормыш иптәшең Фларида, балаларың Вилдан-Илмира, Эдгар-Эльвира, оныкларың Вилена, Элина, Карина.


***


Югары Тәтешледә яшәүче кадерле тормыш иптәшем МӘРДАНОВА Саҗидә Мәснәви кызын 60 яшьлек юбилее, кызларым Венера, Алина, киявем Альгизне туган көннәре белән кайнар котлыйм. Сезгә кояш нурларыдай аяз көннәр, тыныч иртәләр, сәламәтлек, ак бәхетләр, озын гомер, якыннарыгызның игелекләрен күреп, кадер-хөрмәтен тоеп, мул тормышта, тигезлектә яшәвегезне телибез.

Юллар озын, еллар тыныч булсын,

Кояш сипсен һәрчак җылысын.

Ак бәхетнең, шатлык-куанычның

Бирсен Ходай иң-иң зурысын.

Тормыш иптәшең, әтиегез Борис.


***


Әниебез, зур әниебез МӘРДАНОВА Саҗидә Мәснәви кызын юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син безнең өчен иң изге, иң кадерле кешебез. Сине бик яратабыз, йөрәк түреннән чыккан рәхмәтләребезне, хөрмәтебезне җиткерәбез. Дөньяның бар матурлыгын, тормышның тәмен, балаларыңның һәм оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, аларның уңышларына сөенеп, әтиебез белән кулга-кул тотынышып мәңге бергә атлавыгызны телибез. Ходай Тәгалә сиңа озын гомер, сәламәтлек, бәхет һәм шатлыклар гына насыйп итсен.

Бәхет чишмәләрең тулып торсын,

Имин булсын килер көннәрең.

Яннарыңда булсын якыннарың,

Балаларың – тормыш гөлләрең.

Кызларың Венера, Алина, киявең Алгиз, оныкларың Ленара, Аяз.


***


Кодашта гомер итүче кадерле кешебез – энебез, улыбыз, туганыбыз Галиуллин Вилдан Дамир улы матур юбилеен – 55 яшен каршылады. Ул әниебезнең юанычы, барлык туганнарыбызның хә­лен белүче, берләштерүче. Күз карасыдай кадерле, изге күңелле, ярдәмчел якы­ны­быз­ның алдагы тормыш юллары кайгы-хәс­рәтсез, борчу-кайгысыз үтсен. Йөргән юллары ачык һәм хәвефсез булсын. Сынауларга бирешмичә, алдагы көннәрендә дә саулык-сәламәтлек белән гомер итүен телибез.

Туган көнең котлы булсын,

Шатлан, куан, елмай, көл.

Җирдә яшәү – зур бәхет ул,

Тормышыңның кадерен бел.

Әниең Фәнәзия, апаң Зифинә, абыең Рәдис, барлык туганнар.


***


Шулганда яшәүче кадерле туганыбыз ӘХМӘТХАНОВ Ирек Рәдиф улын 55 яше белән кайнар котлыйбыз. Газиз кешебез, сиңа булган теләк­лә­ре­безнең иң мөһиме – алдагы гомер юл­ла­рыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бә­хет­ле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын. Ки­лә­чәктә дә якыннарыңның, кар­дәш-туганнарыңның шәф­катен, мәрхә­мә­тен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, ты­ныч гомер итәргә насыйп булсын.

Куанычлар гына алып килсен

Туган көнең – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Туганнарың.


Читайте нас: