Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
5 март 2019, 12:54

Котлаулар 05-03-2019

Ихлас күңелдән!

Бүлкайпанда яшәүче хезмәт ветераны ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Бибинәгыймә Нурихан кызын 90 яшьлек олы юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сәламәтлек, олы шатлыклар, күңел тынычлыгы, кадер-хөрмәттә яшәвегезне телибез.

Теләкләрнең телибез изгеләрен,

Шатлыкларның телибез зурысын.

Бәхетләрнең телибез кояш кебек

Сүнми торганнарын, нурлысын.

Район ветераннар советы.


***


Әниебез урынына калган, гомере буе укытучы булып эшләгән кадерлебез ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Бибинәгыймә Нурихан кызын олы юбилее – 90 яше белән чын күңелдән тәб­рик­либез. Сиңа булган рәхмәтләребезне, кү­ңел­дәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле кеше бик сирәктер. Син безнең таянычыбыз да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә балаларыңның, онык­ларыңның, туганнарыңның кү­ңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын.

Безнең өчен күпме тырыштың син,

Уйландың син гомер эчендә.

Онытмабыз сине һичбер вакыт,

Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.

Яныбызда мәңге яшә син,

Син булганга без бик бәхетле.

Яратабыз сине, хөрмәтлибез,

Син бит безгә бик тә кадерле.

Кадерлебез, сиңа тиңләшерлек

Берни дә юк якты дөньяда.

Бәхет-шатлык, куанычлар белән

Яшә әле тагын, тагын да.

Альберт-Фәрәзидә, Айсылу-Илнур, Айгөл, Тамирлан.


***


Хөрмәтле ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Бибинәгыймә Нурихан кызын олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән, ачлыкны, ялангачлыкны күргән, шуңа да ул шундый көчле рухлы, таләпчән, туры сүзле кеше. Безне дә шундый булырга өйрәтте. Алдагы тормышында да якыннарының, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, бәрәкәтле тыныч тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәвен телибез.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Бүлкайпан мәктәбен 1969 елда тәмам­лаучылар исеменнән Хәмдүнә, 1972 елда тәмамлаучылар исеменнән Зәмфирә.


***


Биҗдә яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез МУСИН Илгиз Лотфирахман улын 80 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Әти, сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, нурлы көн­нәр, иман байлыгы, безгә терәк-таяныч булып, туган йортыбызның утын сүндерми, ба­ла­ла­рыңның, оныкларыңның ихтирамын тоеп, мул тормышта озын гомер кичерүеңне телибез. Безгә, алты балагызга, гомер биреп, тәр­бия­ләп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Безнең өчен кылган изгелекләрегез Аллаһы Тәгаләдән мең рәхмәтләр булып яусын.

Әтиле йорт – иң бәхетле нигез,

Шаулап ачыла аның капкасы.

Ихатасы нурлы, табыны тулы,

Бәхет белән балкый як-ягы.

Син булганга безнең тормыш матур,

Син бит безгә олы бер терәк.

Йолдызга ай ничек кирәк булса,

Син дә, әти, безгә бик кирәк.

Улың Мадрит, кызың Дилара, киленең Зөһрә, киявең Илдар, Азалия, Тимур.


***


Бәдрәштә яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әниебез ГАРИПОВА Гүзәлия Әмерҗан кызын ихлас күңелдән матур юбилее белән котлыйбыз. Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны җиткерәсең. Өебезнең нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, саулык-сәламәтлектә, яшәү­дән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәх­мәт­ләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын. Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше. Без сине бик яратабыз.

Тормыш иптәшең Мәгъдән, кызларың Айсылу, Нәфисә.


***


Кадерле әниебез, сөекле нәнәебез ГАРИПОВА Гүзәлия Әмерҗан кызын күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз. Киң күңелле, олы йөрәкле, сабыр холыклы якын кешебезгә меңнәрчә рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Тән сихәте, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлардан гына торган озын гомер телибез.

Син – иң газиз кеше безгә,

Син – яшәү чыганагы.

Синнән дә изге кешеләр

Бармы икән җирдә тагын?

Өебезнең кояшы син,

Һәркемгә җитә җылың.

Әти белән парлы килеш

Җырлагыз тормыш җырын.

Ул тормышның һәр мизгеле,

Сөенеч белән тулсын.

Гомерегезнең һәрбер көне

Шатлык-бәхеттән торсын.

Балаларың Чулпан-Ринат, Илүзә, Диләрә.


***


Кадерлебез ГАРИПОВА Гүзәлия Әмерҗан кызын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Балалары, хәләле Мәгъдән белән әлегедәй соклангыч матур тормышлары дәвам итсен. Иң мөһиме, сәламәт булсыннар.

Бәйрәмнәрең кабатланып торсын,

Сүтелгәндә гомер йомгагы.

Тәкъдир язсын язмыш китабыңа

Бәхет тулы имин елларны.

Әниең, әтиең.


***


Кадерлебез ГАРИПОВА Гүзәлия Әмерҗан кызын матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Син олы җанлы, ярдәмчел, ачык йөзле, һәрвакыт безгә терәк булучы якын кешебез. Туган кө­нең­дә киләчәгеңнең бүгегедән дә матуррак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телибез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның һәм оныкларыңның җан җылысын тоеп озак еллар яшәргә язсын.

Аккан чишмә төсле челтер-челтер

Гомер ага, исең китмәсен.

Бәхет-шатлык, саулык, мәхәббәтең

Шул чишмәдәй аксын, кипмәсен.

Энең Расих, киленең Роза, балаларыбыз, оныкларыбыз.


***


Кадерлебез ГАРИПОВА Гүзәлия Әмерҗан кызын юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Озын булсын синең гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Котлап сине туган көнең белән,

Юлларыңда үссен ак чәчәк.

Алып килсен сиңа бүгенгесе

Бәхетле һәм матур киләчәк.

Илдар, Алиса, Әмир, Рамил, Ләйсән, Галия.


***


Гәрәбашта яшәүче кадерлебез ЗЕКРИЕВА Раушания Миңлехан кызын 55 яше белән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бə­хет-шатлыклар, жан тынычлыгы, тəн си­хəте, саулык-сəламəтлек телибез. Кайгы-хəс­рəткə бирешми, ярдəмчел, изге кү­нелле булып, бала­ла­рыңның һəм онык­ла­рың­ның игелеген күреп, озак яшəргə насыйп булсын. Рəх­мəт­лəргə һəм рəхəтлəргə төренеп яшə.

Шатлык-сөенечлəр ташламасын,

Кайгы-борчу капка какмасын,

Ходай сине бары безнең өчен

Күз карасы кебек сакласын.

Тормыш иптәшең Фәнзәт, балаларың, оныкларың.


***


Күрдемдә яшәүче кадерлебез ШАБАНОВА Гөлшат Гадел кызын туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Гомереңнең һәр таңына сөе­неп, тормыштан ямь табып, ныклы сәла­мәт­лек­тә, балалар, оныклар игелеген күреп, озын-озак яшә­вең­не телибез.

Күпме булса җирдә изге теләк,

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак чәчәк кебек бәхет яусын

Туар көнең һәрбер таңында.

Әтиең, Флүрә апа, абыең Илгиз, җиңгиең Зилә, Айгөл, Айлина-Илнур, Ильгина.


***


Хөрмәтле ӘХМӘТҖАНОВА Айгөл Вәзир кызын 45 яше белән ихлас котлыйбыз. Сезгә тормышның барлык сафлыгы, игелек-изгелекләре, бәхет-шатлыклары насыйп булсын.

Куанычлар гына алып килсен

Гомерегезнең шушы бәйрәме.

Сезгә бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Реабилитация филиалы коллективы.
Читайте нас: