Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
4 сентябрь 2019, 11:00

Туган көнең белән

Югары Тәтешледә яшәүче гомер юлдашым, ба­лаларымның сөекле әнисе, әти-әниемнең яраткан килене Гөлназ Кыямова бүген 30 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Табигатьнең алтын төсләргә күмелгән мәлендә Караидел поселогында Гөлгенә һәм Назыйф Гайбазовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз салган ул. Гөлназ бик тырыш, уңган, акыллы кыз булып буй җиткерә. 2012 елда Башкорт дәүләт университетының чит телләр бүлеген тәмамлый. 2013 елда Гөлназ минем тормышыма якты йолдыз булып килеп керде. Без яшь белгечләр буларак туган районыбызга кайтып төпләндек. Мәхәббәт җимешләребез булып бер-бер артлы кызыбыз Розалина һәм улыбыз Рөстәм туды. Бүгенге көндә якыныбыз «Ромашка» балалар бакчасында нәниләргә музыка дәресләре бирә. Тормыш иптәшем, гаиләм, дип җан атып яши, тәмле телле уңган хуҗабикә, хезмәтемдә уң кулым, киңәшчем. Җылылык һәм наз өләшүче яраткан килен дә ул. Кадерле Гөлназыбызны туган көне белән тәбрикләп, язның дәртле сулышын, җәйнең чагу хозурлыгын, көзнең серлелеген, ак кышларның пакьлеген телибез. Мәңге яшь, бүгенгедәй чибәр, бәхетле, сау-сәламәт, пар канатлы булып яшәргә язсын безгә.

Бармакларым ун булса да,

Йөрәгем икәү түгел.

Җаннарыма синнән башка

Беркем дә кирәк түгел.

Тормыш иптәшең Айнур, балаларың Розалина, Рөстәм, әти-әниләрең Гөлгенә-Назыйф, Мәсүә-Сәүбән.
Читайте нас: