Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
10 октябрь 2019, 13:14

Ак канатлы фәрештәбез

Кодашта гомер итүче кадерле әниебез Сәкинә Солтангали кызы Шулган авылында алдынгы карашлы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән.

Эх, сезнең балагыз акыл иясе бит ул, дип әйтә торган булган мәктәп директоры аның әти-әнисенә. Ул кечкенә­дән та­ләп­чән, акыллы булган. Ике урам балалары җиләккә баргач, эләгешеп ала торган гадәтләре бар икән. «Сәкинә бармаса, без дә җиләккә

бармыйбыз», – ди икән ип­тәш­ләре.

Ә авыл өлкәннәре аны, балалар патшасы, дип атап йөрткән. Мәктәптә иң яхшы укучы буларак, унынчыны тәмамлау белән аны математика дәресләре укытырга куялар. Сугыш заманында укытучылар булмый, әние­безне ике ай укытучылар курсында укытып кайтаралар. Ул агитатор, оста оештыручы да була. Район инструкторы партия җыелышына килгәч, бар якка да оста әниебезне секретарь итеп куялар. Шунда таныша да инде ул әтиебез – сугыш ветераны Мөхәмәдән Нуриәхмәт улы белән.

1948 елда әниебез Кодаш авылына килен булып төшә. Ике ел дәвамында әти белән әни Бөре укытучылар институтында читтән торып белемнәрен камилләштерә. Анда алар мотоцикл белән йөреп укый.

Әниебезнең гомере гел шома гына бармаган. 47 ел, Сә­ки­нә­кәем, дип кенә торган пар канаты, әтиебез вафат булды. Ул бу кайгыларны ерып чыгып, балалар, дип яшәргә көч тапты. Безне үз канат астына алып, иркәләп, назлап үстерде, тәр­бияләп олы тормышка озатты. «Кешеләргә карата ихтирамлы, ярдәмчел, мәрхәмәтле булыгыз», – дип үстерде. Әниләргә генә хас илаһи көч бар аңарда. Ул һәрвакыт безне яклый, аклый, тормыш җилләреннән курчалый. Үзенең үрнәге белән безгә терәк. Әле булса төннәрен йокламый догалар, гәзит-журналлар укып, безне дөнья хәлләре белән таныштыра. Ул матур-матур ши­гырьләр дә иҗат итте. Аның язмалары гәзит битләрендә дөнья күрде. Сайлаган һөнәре белән горурланып яшәде. Төрле авыллардан балалар укырга килмәсә яңгыр дими, кар-буран дими, ул аларны өйләренә эзләп Бүәдеш, Кәрдәвешкә җәяүләп китә иде. Түбән Кодаш белән мәктәп арасы ике чакрым чамасы, ә ул аны көненә ике урый. Иртән укытырга барса, кичен өстәмә белем бирү өчен укучыларын чакырып куя иде. Балаларга ныклы белем бирүче баш хәрефле укытучы булды әниебез. Аның тырышлыгы бик күп почет грамоталары һәм «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. 40 елга якын гомерен балалар укытуга багышлаган әниебезне укучылары искә алып, рәхмәт сүзләре җит­керә, хәл белешеп килә.

Якыныбыз күршеләр һәм хез­мәт­тәшләре белән дә бик матур мөгәлләмәдә яши. Гомумән, ул бер вакытта да кешедән кер эзләми, ә яхшы ягын күрә белә. Күңеленә яман уй кергәне дә юк, эчке гармониясе белән гел сәламәт тормыш алып барды.

Алтын көзләрдә 95 яшен каршылаган кадерле әниебезгә нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, аз булыр төсле. Ул безнең ак канатлы фәрештәбез, юлдашчыбыз, киңәшчебез, олы терәгебез. Әниебез, без сине чиксез хөрмәт белән яратабыз. Мең-мең рәхмәтләр сиңа, якты йөзең һичкайчан сулмасын, йөзләреңнән елмаю китмәсен, сау-сәламәт булып, балаларыңның, оныкларыңның изгелеген күреп, мул, тыныч тормышта йортыбызның нуры булып балкып яшәвеңне телибез.

Иң изге теләкләрне юллап, улың Айрат, кызларың Гөлназ, Фәйрүзә, онык-оныкчыкларың.
Читайте нас: