Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
18 ноябрь 2019, 13:50

Бәхетле булсын картлыгың

Әти-әни барда аларны хөрмәт итү, сәламәтлекләре турында кайгырту – безнең изге бурычыбыз. Гомер юлларында әтиләр безгә алтын багана булса, әни­ләр – алтын канат. Безнең әтие­без Риф Тимерҗан улы, әниебез Рәм­зия Шәрип кызы Фазлыевлар 45 ел бергә тату гомер кичерде.

Әни Артавыл авылы кызы. Әнисе Нәсимә авылның уң­ганы була. Әни гаиләдә бер бөр­тек кыз. Әтисе урманчы. Ул гаи­лә­сен калдырып, икенче оя кора. Әни­сенең ерак туганы, Гали Чокрый нәселеннән булган Җамалый­банат Киекова гаиләнең терәге була. Бик тырыш, таләпчән кү­ре­некле партия әгъзасының йогынтысы зур була. Әнинең балачагы сугыштан соңгы елларга туры килсә дә, ул туклыкта, муллыкта, дәү әниебез кебек сабыр, акыллы, эшсөяр бала булып үсә. Ак­сәет урта мәктәбен тә­мам­ла­гач, үз авылында фермада эшли, аннан соң Яңавылда бухгалтер курсларында белем ала. Районга эш сорап баргач, аны Күр­дем сельпосына сатучы итеп җибәрәләр. Ул Юрмиязбаш авылында яшәүче күп балалы тыл батыры Рәйханә һәм сугыш ветераны Тимерҗан Фазлыевлар гаиләсенә килен булып төшә. Бер-берсен кадерләп, хөр­мәтләп яши алар. Күп тә үт­ми, яшь гаилә Юрмиязбаштан Күрдемгә күчә. Зур яңа нигездә тормыш коралар.
Әтие­без урман хуҗалыгында эшләгәнлектән, йортыбызга кил­гән-киткән күп булды. Безнең халыкта гомер-гомергә ишектән кергән кешене чәй белән сыйлау гадәте бар. Әниемнең алтын куллары аш-суга оста булып, өстәлдән тәм­ле ризыклар өзелмәде. Әтие­без агач утырту, печән чабу кебек эшләрне өмә белән башкара, әни аларга тәмле ашлар әзерли иде. Без әле дә әти үстергән урманнарны, каен җиләкле болыннарны, кура җиләкле, гөмбәле чыршы-нарат посадкаларын сагынабыз.
Әтинең Допинг исемле ярыш атын шикәр ашатып, чи йомырка, сөт эчереп, алдыннан коры печәнен өзми карадык. Сабан туйларында беренчелекне бирми иде. Бер елны Барда сабантуенда җайдагы аттан төшеп кала, ә Допинг икенче булып финиш сызыгын үтеп керә. Бу да гаиләбез тарихына уелып калган бер вакыйга. Риф буасы, Риф кортбакчасы, Риф чишмәсе, дип, әтиебез башкарган изгелекле эшләр дә халык күңелендә сак­лана. Урыны җәннәттә булсын.
Әни 23 ел башлангыч мәктәптә җыештыручы булып хезмәт салса да, бар эшкә дә өлгер булды. Без үскәндә әнинең кулыннан бәйләме төшмәде. Нәрсә генә бәйләми – оекбаш, бияләйдән алып, башлык, свитерларга ка­дәр бәйләп кидерде ул безгә. Коръән ашлары үткәрә, ерак-якын туганнарының хәлен бе­лергә бара, үзе кунакчыл, кечелекле һәм кешелекле. Без дүрт бала үстек: Зөбәрҗәт, Рита, Гөлназ, Раил. Бүген әниебезнең биш оныгы бар. Безгә яшәү, уку өчен барлык шартлар тудырганнары, зур тормыш юлына бастырганнары өчен рәхмәт газизләребезгә. Әле булса балаларым, оныкларым, дип җан атып яши әниебез.
Олы юбилее уңаеннан кадерле кешебезгә ныклы сәламәтлек, балалар һәм оныкларның кадер-хөрмәтендә озын-озак гомер итү­ен телибез. Син безнең өе­без­нең нуры, ныклы терәгебез. Йөз­лә­реңнән елмаю беркайчан да кит­мәсен. Гомер юлларың кайгы-хәсрәтсез, туар таңнарың кояшлы, аяз булсын. Сиңа күпме генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр төсле. Без сине яратабыз, хөр­мәтлибез. Туган йор­ты­быз­ның утын сүн­дер­мичә, озын-озак яшәр­гә насыйп булсын сиңа, әни-кадерлебез.
Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.
Читайте нас: