Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
29 гыйнвар 2020, 11:15

Без бәхетле синең белән

Иң кадерле кешебез, әниебез, СССРның халык мәгариф отличнигы, РСФСР Мәгариф министрлыгының мактау грамотасына лаек булган Рәүмәнә Хәмзина Күрдемдә гомер кичерә.

Без бәхетле синең белән!
Бала чакта баш очыма утырып,
Син көйләдең бишек көйләрен.
Эшсөюче батыр егет бул, дип,
Изге теләкләрең теләдең.
Иң кадерле кешебез, әниебез, СССРның халык мәгариф отличнигы, РСФСР Мәгариф министрлыгының мактау грамотасына лаек булган Рәүмәнә Хәмзина Күрдемдә гомер кичерә. Ул Аксәет авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, II һәм III дәрәҗә Дан ордены кавалеры Тимергаян Әхмәтов гаиләсендә 1940 елның 29 январендә дөньяга килгән. Әнисе Сәгыйдә тыл батыры. Сугыштан соң сеңелкәше Луиза туган. Әри суында йөзеп, болын-кырларында җиләк җыеп үскән кызлар тормышта бик бәхетле булдылар. Әниебез Аксәет урта мәктәбен, Бәләбәй педагогия училищесын һәм читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1963 елда туган мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә башлый. Бу елларда Күрдем егете Сәлим Хәмзин да мәктәптә биология фәнен укыта. Алар гаилә коралар. Матур, бәхетле тормышта , бер-берсен ихтирам итеп, үзара аңлашып, 43 ел гомер кичерделәр.
Әтинең туган төяге Күрдемгә күченеп, яңа нигезгә йорт эшләп, үрнәкле хуҗа булдылар. Ул елларда күршеләрдә алмагачлар юк иде, бездә алмалар кызарып пеште, төрле җимеш агачлары үсте. Әти барлык урам малайларын алма белән сыйлаганын онытмыйбыз. Әтиебез намуслы хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны, гаиләбезнең алтын баганасы булды. Кызганычка каршы, арабыздан иртә китте. Дәү әтиебез Хәмзә колхозчы, авыл мулласы булган. Нәнәебез Галимә – тыл батыры. Олыгайган көннәрендә алар әнинең кадер-хөрмәтендә яшәде. Дәү әти яшәү белән үлем арасында сигез ел интекте. Әни аны әйбәт тәрбияләде, шуңа рәхмәтлебез. Ул киленнәре Резида һәм Мәүлиха белән дә җылы мөнәсәбәттә. Оныклары Алия белән Алинаны яратып туймый.
Иман һәм миһербанлылык туган йорттан башлана. Әниебез корбан ашлары уздыра, дини бәйрәмнәрдә Корьән укыта. Үзе дә мәчеткә йөреп , гарәп телен өйрәнде, бүгенге көндә намаз укый. Әниебез ишек алдын шау чәчәккә күмеп яши. Без ике малай үстек. Әти-әни мәктәптә, без өйдә хуҗа, эш бүленгән. Кирәк булса, аш-суын да әзерләдек, малын да карадык. Әти-әни белән берничә ел урманда үсентеләр карап үстердек. Әхлак , хезмәт тәрбиясен газизләребез безгә әйбәт биргән, дибез. Без – Айдар Казан дәүләт университетының юридик факультетын, Салават Казан мәдәният институтын тәмамладык. Яраткан эшебез, күз карасыдай күргән гаиләләребез бар. Бу мактану түгел, горурлык, бәхет. Уңыш гаиләдән башланганын аңлап яшибез. Әниебез Күрдем мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытты, сыйныф җитәкчесе, мәктәптән тыш эшләрне оештыру буенча директор урынбасары булды. Авыл тормышыннан ямь һәм тәм табып яши ул һаман да. Лектор, агитатор, үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзасы буларак күп спектакльләрдә уйнады. Әниебез бик матур җырлый. Әниебез Әлфия Абзалова репетртуарындагы җырларны башкарырга ярата, буй-сыны да аңа охшап тора.
Шушы көннәрдә әниебез үркәм юбилее – 80 яшен каршылый. Аны чын күңелдән туган көне белән тәбриклибез. Өебезнең нуры син, тәмле ашларың, һәммәбез өчен кылган изгелекләрең, тырыш хезмәтең өчен баш иябез синең алда. Сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Безнең өчен иң матур, иң яшь, иң кадерле әни син.
Улларың Салават, Айдар, киленнәрең, оныкларың.
Читайте нас: