Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
4 февраль 2020, 18:15

Җырлы гомер

Җырлап үткән гомер Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин тудым бу дөньяга, дип аваз саласың, кай арада аккан сулар кебек гомер үзенең дистәләгән елларын билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көнен сабыррак каршы ала. Гомер көзләренә җиткәндә тормыш гөлләре үсәме, җимешләре өлгергәнме – менә шуны акрын гына барлый башлыйсың.

Җырлап үткән гомер
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин тудым бу дөньяга, дип аваз саласың, кай арада аккан сулар кебек гомер үзенең дистәләгән елларын билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көнен сабыррак каршы ала. Гомер көзләренә җиткәндә тормыш гөлләре үсәме, җимешләре өлгергәнме – менә шуны акрын гына барлый башлыйсың.
Шушы көннәрдә Күрдем китапханәсендә авылыбызның ихтирамга лаек хөрмәтле шәхесе, хезмәт ветераны, җыр-моң сөюче Рәүмәнә Тимергаян кызы Хәмзинаның күркәм юбилее – 80 яшен билгеләп үттек.
Тормыш иптәше Сәлим Хәмзә улы белән Күрдем авылына килеп төпләнеп, икесе дә гомерләрен укытуга багышлады алар. Гөрләшеп кенә яшәп ятканда Сәлим абый бакыйлыкка күчте. Үзеннән соң калдырган дәвамнары Айдар белән Салават күптән инде үз тормышлары белән Яңавыл шәһәрендә яши алар. Югары белемле белгечләр. Айдар шәһәр хакимиятендә – юрист-консульт. Салават – Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты, «Хәят» татар халык театры режиссеры. Әнисе кебек сәнгать өлкәсендә яши, иҗат итә.
Гомерем буе җыр белән янәшә атладым, ди безнең Рәүмәнә апа. Чөнки нинди генә чаралар булмасын, ул һәрвакыт бәйрәм уртасында. Яшь чагында укытучы һөнәрен сайламаган булса, ул һичшиксез җырчы булыр иде. Рәүмәнә апа озак еллар укытучылар хорында солист булды. Мәдәният йорты алдында оештырылган «Хәзинә» вокал төркеменең алыштыргысыз җырчысы. Аны яратабыз, хөрмәтлибез. Юбилее уңаеннан аңа «Өметле каләм» шигърият сөючеләр клубыннан Риф Шәфыйгуллин, Рәсилә Мостаева, Мөршидә Зөфәровалар шигырьләрен бүләк итсә, Алия Әхмәтханова, Гүзәлия Баутдинова, Зөлфия Гатауллина, Мөнирә Мансуровалар моңлы җыр яңгыратты. Улы Салават баянда уйнап, җырлады. Мәскәү шәһәреннән килгән кунагыбыз Динар Сәләхов исә, кызыклы пародияләр белән бәйрәмгә ямь өстәде.
Әйе, җырлап яшәгән кеше тормышның гел яхшылыгын, яктылыгын гына күреп яши. Безнең Рәүмәнә апа да нәкъ шундый. Киләчәктә аңа моңлы гомер, бәхетле картлык, кадер-хөрмәт телибез.
Элида Кәрамова, китапханәче.
Күрдем.
Читайте нас: