- Хәниянең кигән күлмәкләрен мин бик яратам. Ул һәрвакыт үзенә килешле, күз явын алырлык кием кия иде. Итәге дә тездән аста, кеше күрергә тиеш түгел урыннары да капланган. Телевизордан ярымшәрә килеш чыгыш ясаучы җырчыларны күргәч, әниләре өчен кызарып куям. Иманым камил, бу күренешкә аларның әти-әниләре шат түгел, - дигән иде ул бер әңгәмәсендә. Музейга куелган бу киемнәрне ул вакыт-вакыт барып күреп кайта.
Ә туган көнендә аны газиз кызының дәвамы - оныгы Алия котлаган. Төпчеге Фирүзә Ибәтуллина Инстаграмга куйган видеода Алия шәм куелган торт алып чыга. Әбекәй, теләк теләп, шәмнәрне өреп сүндерә.
«Инәүкәем юбилей азагында арып китте, шуңа торт инәүне үзе эзли», - дип шаярткан кызы һәм, аны котлап, болай дип язган: «Кадерле, газиз әниебезнең олы юбилее! Меңнәр арасыннан әнине сайлау хокукы булса, без алты сабыең, һичшиксез, сине сайлар идек! Сау-сәламәт, озын гомерле бул!»
Без дә теләкләргә кушылабыз, бәйрәмегез белән, Фәния апа!
Фото: tatar-inform.ru