Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
24 март 2020, 17:23

Иң кадерле газиз кешебез

Йосып мәктәбендә дәрес бара Чәчләрен ике якка үреп салган кыз тышны күзәтә. Күктә болытлар куера, урманнан чыбык-чабык алып кайтасы бар, дип уйлап куйды ул. Әйе, аңарда уку кайгысы юк, өйдә аяксыз әнисе белән кече туганнары көтә.

Сугыш алды елларын ул яхшы хәтерли. Әнисенең аягы шешенеп, аны Яңавыл дәваханәсендә кистереп кайтканы да хәтерендә. Әтиләрен сугышка озатканнары да күз алдында. Газизләре сугышка китә дә югала. Я көлгә әйләнгәндер, я җиргә әйләнгәндер, исән булса, кайтыр иде, яки берәр хәбәре булыр иде, дип аны күрүдән өмет өзә Сәлимгәрәйнең гаиләсе. Сугыш елларында бөтен нәрсә фронтка: бәрәңге корытып тутырып җибәрәләр, оекбаш-бияләй, чымылдык әзерлиләр. Әнисе Миңненур аяксыз булса да колхоз эшеннән калмый. Кул белән башкара торганнарын эшли, тегүгә бик оста була. Аңа кичен, иртәнгә әзер булсын, дип, җитеннең чүп-чарын китереп бирәләр. Берүзе җитешми ул, йокыга киткән кызын уята. Мәдәния дә төн буе әнисе белән чалбар, фуфайка сырый. Гаиләдә беренче балага төшә эшнең авыры. Кыш булса, басуда калган салам төпләрен ташыйлар. Язын чәчү орлыклары артыннан җәяүләп Куеда станцасына баралар. Бала гына булса да, алар арасында Мәдәния дә бар. Ныгып бетмәгән иңнәренә ун-унбиш килограм ашлык күтәреп кайта ул. Әри елгасы ташкан вакытта суга төшеп киткән очраклары да була. Хатын-кыз, иңнәренә тубал асып ашлыкны кул белән чәчә, артларыннан чәчкән җирне тырмалап, ялан тәпиле балалар йөри.
Шушы һәм башка михнәтләр аша үткән Мәдәния Сәлимгәрәй кызы безнең сөекле әниебез ул, биш балага гомер биргән хөрмәткә лаек кешебез. Бәхете эштән булгандыр якыныбызның. Уңганлыгы, намуслылыгы өчен 1957 елда аны авыл Советына депутат итеп сайлыйлар. Нинди генә эш йөкләтелсә дә, җиң сызганып, җиренә җиткереп башкара ул. Уен-көлкегә вакыт калмаса да, яшьлек үзенекен итә, ул I-Яңавыл егете Гыйндулла Хәсәнов белән таныша. Икесе бик килешеп кавышалар, әмма язмыш кушуы буенча ул кабат Йосыпка кайтып китә. Әтиебез аны бик яраткандыр, күрәсең, ике ел үтүгә кабат кушыла алар.
Безне тәрбияләп үстергән өчен әниебез «Ана даны» медале белән бүләкләнде. Кызганычка каршы, әтиебезнең гомере бик кыска булды. Көнен төнгә ялгап хезмәт итеп үстерде әни безне. Берничә ел дәүләткә халыктан сөт җыйды, фермада сыер сауды. Корылык ел булгандыр инде, хәтта Зилаер районына чалгы белән печән чабарга да барды әниебез. Аның намуслы хезмәтенә район хакимиятнең күп санлы Почет грамоталары шаһит.
Ул безне эшкә өйрәтте, әдәпле, тырыш булып үстек. Ике малай, өч кыз – биш туган бер йодрык булып дус-тату яшибез. Тормышта үз урыннарыбызны табып, гаилә кордык. Әниебезнең тугыз оныгы, җиде оныкчыгы үсеп килә. Туып-үскән йортта әни көтә, дип, ашкынып авылга кайтабыз. Өебезнең нуры, күрке булган якыныбыз безне колач җәеп каршы ала, акыллы киңәшләрен биреп озатып кала.
Шушы көннәрдә газизләрдән-газиз, кадерле кешебез 85 яшен каршылый. Мөмкин булса, җирдәге бөтен изгелекләрне, рәхәтлекләрне синең алдыңа куяр идек, әни. Кадерлебез безнең, һәрвакытта үз көчеңдә бул. Сине шулай исән-имин күрү безнең өчен шатлык ул. Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып, сиңа бәхет, сәламәтлек телибез.
Син яшь әле, әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.

Иң изге теләкләр юллап, улларың Айдар, Камил, кызларың Рәҗәп, Финия, Физилә.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: