Уфа рәссамнары сайлаган тема: тынычлык, изгелек, тарих һәм хәтер. Шакмак формасындагы арт-объектларның һәр ягында рәссамнар төрле техникада сурәт төшерә. Рәхмәт сүзләре һәм батырлык сюжетлары ил тарихындагы иң әһәмиятле вакыйга хакында истә тотарга чакыра һәм эпидемиологик хәлгә бәйле чикләүләргә карамастан ветераннарга хөрмәт белдерү булып тора”, - ди акциянең Башкортстандагы оештыручысы, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы вәкиле һәм “Таврида” Арт-кластерының республикадагы резиденты Вильдан Исәнгильдин.
Инсталяцияләр иҗат киңлегендә үзизоляция чоры тәмамланып, бер ай үткәнче торачак һәм аннан соң аукционга куелачак. Сатудан кергән акча Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк.