Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
18 июнь 2020, 18:00

Октябрьский яңара, яшәрә

Октябрьский шәһәрендә " Уңайлы шәһәр мохите" программасы кысаларында быел өч җәмәгать территориясен төзекләндерәләр.#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Бу - 20нче мәктәп янындагы, шулай ук, Төньяк урамы буендагы сквер һәм «Нефтяник» паркы.

Төньяк урамындагы скверда эшләр тәмамланган диярлек. Биредә яңа асфальт юллар, машина кую урыннары, заманча яктырткычлар, уңайлы эскәмияләр барлыкка килде. Халык соравы буенча этләрне урамда йөртү һәм өйрәтү өчен мәйданчык булдырылды, аңа керү урынын дурт аяклы дусларның сыннары саклый. Микрорайонда яшәүчеләр төзекләндерүдә теләп катнашты, эш барышын контрольдә тотты. Шулай итеп, бу атнада подрядчы оешма дөрес җәелмәгән пандусларны төзәтте. Көзгә планлаштырылган зур агач үсентеләре утырту скверны бизәү белән төгәлләнәчәк.

«Нефтяник» паркы - шәһәр төзелешенә нигез салучылар оештырган парк. Биредә киңкүләм бәйрәмнәр – Җиңү көненә, Балаларны яклау көненә, Яшьләр көненә, Шәһәр көненә зур концертлар оештырыла, берничә тапкыр республика Курай бәйрәме һәм казак җыры фестивале узды. Быел парк яңа сулыш ала. Төзүчеләр иске бордюрларны алыштырды, заманча яктырткычлар урнаштырылды, газоннар ясалды һәм брусчатка җәя башладылар. Тиздән биредә якты, матур, заманча мохит булачак.

34нче микрорайондагы 20нче мәктәп янындагы территория 2019 елның сентябрендә узган рейтинглы тавыш бирүдә күпчелек тавыш җыйды. Шәһәрнең бу өлешендә яшәүчеләр күптән ял итү урынына мохтаҗ иде. Ниһаять, аларның хыялы тормышка аша. Биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут мәйданчыгы, йөгерү һәм велосипед юллары, ял итү зонасы һәм арт-объектлар куелган яшел зона булдырылачак.


Фото: "Глава РБ"
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: