Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
31 гыйнвар 2022, 15:10

Котлыйбыз

Шулганда яшәүче ГАРИПОВА Фәнирә Мәгасумҗан кызы юбилеен билгели!

Шулганда яшәүче кадерле әниебез, нәнәебез
ГАРИПОВА
Фәнирә Мәгасумҗан кызын күркәм гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Әниебез, күз нурыбыз! Бүген сиңа 65 яшь тулды, әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Алты бала белән әтидән торып калып, безне җил-яңгыр тидерми карап үстереп, барыбызны да олы тормыш юлына аяк бастырдың. Безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә зур рәхмәт, әни!
Газиз әниебез! Барлык балаларың, оныкларың җыелышып, шушы бәйрәм көнең белән кайнар котлыйбыз. Озак яшә, теләгән теләкләрең барысы да тормышка ашсын. Балаларың, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсен. Озын гомер, сәламәтлек, күңелеңдәге җан җылысы сүнмичә-сүрелмичә, безгә яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Кадер-хөрмәт, татулыкта
Яшәргә язсын сиңа.
Синең тормышка сөенеп,
Яшәргә язсын безгә.
Балаларың, оныкларың, кияү-киленнәрең.

Котлыйбыз
Котлыйбыз
Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: