Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
31 гыйнвар 2022, 15:20

Котлыйбыз

Гәрәбашта  яшәүче кадерлеләре УШИЯРОВА Нәсыйха Шәйдулла кызын якыннары котлый!

Табигатьнең искиткеч матур мизгелендә Гәрәбашта дөньяга килгән кадерле сеңелебез, апабыз
УШИЯРОВА
Нәсыйха Шәйдулла кызын күркәм юбилее – 65 яше белән кайнар котлыйбыз. Бар эшкә дә кулы ятып торган уңган, булдык­лы, кешелек­ле, изге күңелле, саф йөрәк­ле туганыбызга иң изге теләк­ләребезне җиткерәбез. Бу дөньяның бар матурлыгын, сәламәтлекнең корычтаен, гомер­нең озынын, бәхетнең чиксезен, бала­ларыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне телибез.
Табигатьтән изге күңел белән
Тугансың син бары яхшыга.
Фәрештәләр ике канат җәеп,
Һәрчак торсын синең каршыда.
Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барын да.
Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын
Туар көннең һәрбер таныңда.
Апаларың Ләзидә, Зәнилә, сеңелләрең Ирина, Гөлсәрия, Алина һәм аларның гаиләләре.

Котлыйбыз
Котлыйбыз
Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: