Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
31 гыйнвар 2022, 16:00

Котлыйбыз

Югары Тәтешледә яшәүче ХАҖИӘХМӘТОВ Илшат Өлфәт улы юбилеен билгели!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерлебез
ХАҖИӘХМӘТОВ
Илшат Өлфәт улын 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа алдагы көнеңдә дә хәерле, бәрәкәтле гомер, туганнарыңның күңел җылысын, хөрмәтен, игелекләрен күреп, сөенеп яшәргә язсын. Якыннарыңа кирәк һәм терәк булып, бар булганына шөкер итеп гомер кичер. Тән сихәтлеге, исәнлек-саулык насыйп булсын, бәхет-шатлыкка төренеп, озын-озак гомер ит.
Туган көнең – юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
Юбилееңдагы изге матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Булсын ул 50, тулсын ул 50,
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкының сүнә белмәсен,
Җырлап каршы ал син тагын 50не!
Әти-әниең, Лариса-Сергей, Луиза-Илдар, туганнарың.

Котлыйбыз
Котлыйбыз
Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: